Татарстан Хөкүмәте Башлыгы Рөстәм Миңнеханов Давостагы Халыкара икътисади форум эшендә катнашачак

2010 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцариядә) сәфәрдә, анда ул 40 нчы Бөтендөнья икътисади форум ачылуында катнашачак.
Давостагы хәзерге форум лозунгы – «Планета хәлен яхшыртырга: яңадан мәгънәсенә төшенергә, яңадан планлаштырырга, дөньяны яңадан төзергә».
Форум 2500 катнашучыны – дөньяның эре компанияләренең, хөкүмәтләренең, халыкара һәм халыкара булмаган оешмаларының лидерларын, танылган икътисадчыларын җыячак.
Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры – Россия Федерациясе финанслар министры Алексей Кудрин җитәкләячәк. Форум программасы кысаларында ул “Яңа үсеш тарихы” панель дискуссиясендә катнашачак, анда дөнья икътисадында үсеп килә торган базарларның роле турында фикер алышыначак.
Татарстан Республикасы исеменнән икътисади форумда “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов та катнашачаклар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Швейцариягә сәфәре программасында Давос форумына нигез салучы Клаус Шваб әфәнде белән очрашу планлаштырылган.
Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе Давоста (Congress Centre, Congress Hall) Бөтендөнья икътисади форумны ачу тантанасында катнашачаклар.
Тышкы икътисад эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 гыйнварда, Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы, шулай ук “Үсеп килә торган илләрнең үсешенә күзәтү (яисә яңа икътисадлар үсешенә күзәтү)” (The New Growth Narrative), “Яңача глобаль идарә итү” (Global Governance Redesigned) пленар утырышларында катнашуы планлаштырылган.

Белешмә өчен:
2008 елның көзендә (2008 елның 12 сентябрендә) Клаус Шваб әфәнденең Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Татарстан Республикасында ике көнлек визит белән булып китүен исегезгә төшереп үтәбез (тулырак - http://prav.tatar.ru/tat/index.htm/news/21260.htm). Казанга сәфәре кысаларында Клаус Шваб әфәнде Татарстан бизнес-элитасы вәкилләре белән очрашты (Казан Ратушасы), Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында булды, анда “Киләчәк чакырулары: дөнья җәмгыяте җаваплылыгы” лекциясе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International