Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Давоста берничә эшлекле очрашу уздырачак
2010 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) берничә эшлекле очрашу уздырачак.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең 27-29 нчы гыйнвар көннәрендә Давоста 40 нчы Бөтендөнья икътисади форум эшендә катнашуын искәртәбез.
Кичә, 27 нче гыйнвар көнне, Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм аны озатып баручы затлар Бөтендөнья икътисади форумны тантаналы ачуда (Congress Centre, Congress Hall, Davos) катнаштылар.
Тантаналы чара тәмамлануга Давостагы форумга нигез салучы Клаус Шваб әфәнде исенменнән кичке аш узды (Hotel Morosani).
Бүген, 28 нче гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сбербанк” ААҖ нең эшлекле иртәнге ашында катнаша (Arabella Sheraton Hotel Seehof). Монда “Киләчәккә караш: дөнья һәм Россия өчен кризис сабаклары” кебек тема турында фикер алышу күздә тотыла.
Алга таба Рөстәм Миңнехановның Кытайның Экспорт-Импорт банкы (The Export-Import Bank of China) рәисе Ли Руогу әфәнде белән очрашуы узачак.
28 нче гыйварның беренче яртысында Рөстәм Миңнехановның шулай ук “Даймлер АГ” (Daimler AG) концернының директорлар советы әгъзасы, Daimler Trucks юнәлеше җитәкчесе Андреас Реншлер белән сөйләшүләре планлаштырылган. Сөйләшүләрдә “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинның да катнашуы күздә тотыла.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары үсеп килә торган илләр үсешен күзәтүгә (The New Growth Narrative) һәм глобаль идарә итү мәсьәләләренә (Global Governance Redesigned) багышланган Давос форумының пленар утырышларында катнашачаклар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз