Рөстәм Миңнеханов Кванджудагы XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында җиңүче һәм призлар алган Татарстан спортчыларын котлады

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кванджудагы (Көньяк Корея) XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында җиңүче һәм призлар алган Татарстан спортчылары белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны Көньяк Кореядәге Бөтендөнья җәйге Универсиадасында казанган уңышлары белән котлады һәм, медальләр әзерлекнең югары дәрәҗәдә узганлыгын раслый, дип әйтте. 
«Безнең өчен, бөтен Татарстан өен, сезнең җиңүләр бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучы спортчыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез үзегезнең курсташларыгыз өчен, үзегез белән укыган барлык студентлар өчен үрнәк булып торасыз. Шундый мисалларда тәрбияләнү – бик яхшы нәрсә ул». 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика киләчәктә дә спортка һәм спортчыларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк, регионда заманча спорт инфраструктурасын үстерәчәк. 

Спорт карьерагыз тәмамланганнан соң, сезнең киләчәгегез булуны, яхшы белем алуыгызны, яхшы эшкә урнашуыгызны, социаль гарантияләрегез булуны телим мин, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул спортчыларга киләчәктә уңышлар һәм югары казанышлар теләде. 

Искәртәбез, Кванджудагы (Көньяк Корея)  XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы җыелма командалары һәм спорт клублары әгъзалары булган 34 спортчы катнашты. 

Татарстан спортчылары су полосы, волейбол, академик ишү, дзюдо, җиңел атлетика, теннис, өстәл теннисы, йөзү, стендта ату, тхэквондо һәм фехтование спорт төрләрендә катнашты. 

Барлыгы Татарстаннан Универсиадада 11 медаль (2 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза) яуланды. Универсиадада җиңүчеләр - команда беренчелегендә алтын яулаган стендта атучы Николай Теплый, шулай ук Россия җыелма командасы составына кергән волейболисткалар Ирина Малькова һәм Олеся Николаева. 

Көмеш медальләрне 50 м дистанциядә ирекле стиль белән йөзүче Елизавета Базарова,  трап дисциплинасында стендта атучы Россия җыелма командасы составына керүче Светлана Крашенинника һәм Екатерина Рабая , тхэквондисткалар Елена Евлампьева һәм фехтование буенча Елена Шашарина команда беренчелегендә яулады. 

Ике бронза медаль дзюдоист Нияз Билалов исәбендә – берсе 100 кг авырлыкта шәхси беренчелектә, икенчесе – команда беренчелегендә. Тагын берәр медальне - баскетболист Павел Антипов, 5000 м дистанциядә өченче булып килгән йөгерүче Ринас Әхмәдиев, шулай ук 4х100 м эстафетасында катнашучы Елизавета Базарова алды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International