Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанның төзелеш тармагында профессиональ коллективлар эшли»

2010 елның 6 феврале, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткәрелде.
2009 елга нәтиҗәләрне үз докладында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин ясады. Министр фикеренчә, булган барлык авырлыкларга да карамастан, республиканың төзелеш тармагы өчен ел уңышлы булды. Төзелеш комплексы эшләре күләме 2008 ел белән чагыштырганда 16 процентка арткан һәм 207 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән, төзелеш – 184,1 млрд. сум (+17,3 процент), төзелеш материалларын җитештерү - 19,4 млрд. сум (-0,7 процент), архитектура - 3,7 млрд. сум (+130 процент).
Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр күләме 26,8 млрд. сум тәшкил итте, бу 2008 ел белән чагыштырганда 9,3 процентка артык. Торак-коммуналь хуҗалыгы рентабльлеге арта төшкән һәм 4,2 процент тәшкил иткән. Кризиска карамастан, чыгымлы предприятиеләр өлеше, киресенчә, 3,1 процентка кимегән, һәм хәзер 9,2 процент тәшкил итә.
“Тармакта кризиска каршы барлык чаралар башкарылды һәм хәтта арттырып башкарылды”, - дип белдерде Төзелеш министрлыгы башлыгы. 2013 елгы Универсиада объектларын проектлау һәм төзүгә 10,98 млрд. сум тотылган. 9,7 млрд. сумга күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырылган. Түбән Камадагы нефть эшкәртү заводы комплексында төзү-монтаж эшләре күләме 22,2 млрд.сум тәшкил иткән.
Марат Хөснуллин 2010 елның күпкә авыррак булачагын ассызыклады. “2009 елда без торак төзелеше буенча эшли башланган тәмамлыйсы эшләрне сайлап алдык, капиталь ремонт буенча федераль ярдәм лимиты кысаларында барлык чараларны да файдаланып бетердек. Шуңа күрә яңа алымнар һәм механизмнарны эшли башлау таләп ителә.”
2010 елга төзелеш тармагы алдында торган мөһим мәсьәләләр исәбендә Марат Хөснуллин Универсиада буенча эшләр алып барылачагын атады. 2010 елда 17 спорт объектын, Универсиада Авылының 190 мең кв.м. өлешен төзеп тапшыру сорала.
Шулай ук “Зур Яшел Үзән” проектын тормышка ашыру дәвам ителәчәк. М.Хөснуллин сүзләренә караганда, әлеге проект федераль проектлар исемлегенә кертелгән, шуңа күрә Татарстан өстәмә финанслау алуга исәп тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International