Татарстан Республикасы Премьер-министры Россия Федерациясен 2018/2022 елларда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү хокукына тәкъдим итүче оештыру комитеты утырышында катнашты
2010 елның 10 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясен 2018/2022 елларда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү хокукына тәкъдим итүче Оештыру комитеты утырышында катнашты. Ул Мәскәү шәһәрендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә узды.
Оештыру комитеты утырышы тәмалангач, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Игорь Шувалов белән әңгәмәсендә Казанның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкаласы булу хокукына көрәштә җиңү яулавы буенча Татарстан тәҗрибәсен куллану мөмкинлекләре һәм Рөстәм Миңнехановның Россияне футбол буенча Чемпионат үткәрү урыны буларак күтәреп чыгуда шәхсән катнаша алу мөмкинлеге турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте