Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Кризис Татарстан Респубикасының юл сферасында эре проектларны тормышка ашырырга комачау итмәс, дип саный Рөстәм Миңнеханов
2010 елның 13 феврале, шимбә
Дөнья финанс кризисына карамастан, Татарстанда юл сферасындагы эре проектларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген бу турыда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “2009 елда транспорт комплексы эше нәтиҗәсе һәм 2010 елга бурычлар турында” коллегиясендә белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, 2010 елда иң мөһим бурычларның берсе булып 2013 елгы Универсиаданың инфраструктура объектларында эшне көчәйтү санала. Гаять зур күләмдә эшне башкарып чыгарга кирәк булачак – бу максатларда 10 млрд. сум акча бүленеп бирелә.
Шулай ук Зөя регионара мультимодаль логистик үзәген төзү һәм Казан аэропортын модернизацияләү эшләре дәвам итәчәк. Тагын бер эш юнәлеше – торак пунктларга каты өслекле юллар китерү. Татарстанда әле 900 торак пунктка каты өслекле юллар китерелмәгән.
Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга 11 февральдә Россиянең Премьер-министры Владимир Путин катнашында “Соллерс” һәм “FIAT” компанияләренең елына 500 мең автомобиль җитештерү егәрлекле уртак автопредприятиесен төзү турында меморандумга кул куелганын искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, яңа завод зур күләмдә йөк күчерүне таләп итәчәк һәм перспективада тимер юл һәм автотранспорт арасында йөк ташу балансын булдырырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре аеруча актуаль булып калуын һәм аны полимерлар белән генә юлларны тәртипкә китерергә ярамавын белдерде. Хәзерге вакытта Казанда гына да видеофиксация системалары ярдәмендә елына 700 мең хокук бозу очрагы теркәлә. Кардиналь рәвештә машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын арттырырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз