Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зәй шикәре» ААҖнең җитештерү цехларында булды.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре кыла.
«Зәй шикәре» предприятиесендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зәй муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре озата йөрде.
«Саклаганда шикәр чөгендерен актив вентиляцияләү һәм тирәнтен туңдыру системасы» проектын «Зәй шикәре» заводы генераль директоры Шамиль Минһаҗев тәкъдир итте.
Искәртәбез, предприятиедә чөгендерне озак вакытлар саклау өчен яңа технологияләр – түбән температуралар һәм вентиляция кулланыла. Бүген заводта җитештерү модернизацияләнә. Яңа технологияләрне гамәлгә кертү кысаларында кагатларны вентиляцияләү системасы үзгәртелгән, бу саклау срокларын арттырырга һәм 2016 елның февраленә кадәр шушы сезон чималын сакларга ярдәм итәчәк.
Зәй шикәре Татарстандагы шикәр базарының 49 процентка якынын били. Завод өчен шикәр чөгендерен төп китереп торучы – «АгросилаГрупп» ЯАҖ, аңа Зәй, Тукай һәм Сарман районнары агрофирмалары керә, завод шулай ук шикәр чөгендерен Чирмешән һәм Лениногорск районнары, Оренбург өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы хуҗалыкларыннан кабул итеп ала.
Рөстәм Миңнеханов заводта булганда 0,5 һәм 1 кг рафинад-шикәр җитештерү линиясе эшчәнлеге белән танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Заман» сәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре комплексын төзү нигезенә тантаналы рәвештә капсула салуда катнашты. Сәнәгать паркы составына югары технологияле май экстракцияләү заводы, элеватор комплексы, сөт эшкәртү һәм сөт продукциясе җитештерү заводы, мөгезле эре терлек итен эшкәртү заводы керәчәк.