Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елда Татарстанда тулаем региональ продукт күләме 1 788 млрд. сум булыр дип исәпләнә
2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының кереме196,2 млрд. сум, чыгымнары - 202,0 млрд. сум, дефициты - 5.8 млрд. сум булыр дип исәпләнә. Татарстан Республикасы бюджеты табышы 2016 елда 160,7 сум, чыгымнары - 166,5 млрд. сум, дефициты - 5,8 млрд. сум булыр дип планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Утырыш темасы - "
2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты".
Утырышны ТР Премьер-министрыныж беренче урынбасары Алексей песошин уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2016-2018 елларда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау турындагы доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, дөнья икътисады үсешенең темплары акрыная. Бу Россия һәм аның субъектлары икътисады үсешенә дә тәэсир итә. Ел нәтиҗәләре буенча Россия тулаем эчке продукты 3,3 % кимер дип көтелә.
Татарстан Республикасының тулаем региональ продуктының 2015 елның январь-июль айларында динамикасы 99,8 % булды.
Олег Пелевин республикада икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча чаралар турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2015 елда Татарстанда ТРП 1 788 млрд. сум булыр дип исәпләнә (киләсе ел белән чагыштырганда, 99,7 %).
2016 елга Татарстанда ТРП 1 949 млрд. сум булыр дип планлаштырыла (ягъни 102,2 %).
2015 елда төяп озатылган продукция күләме 1 833 трлн. сумга булыр дип көтелә.
2016 елда төяп озатылган продукция күләме 2 трлн. сум булыр дип планлаштырыла. Сәнәгать производствосы индексы 102 % булыр дип фаразлана.
2015 елда сәнәгать предприятиеләре табышы 303 млрд. сум булыр дип көтелә.
Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, республиканың 24 % предприятиесе зыянга эшли.
Төп капиталга инвестицияләргә килсәк, 2015 ел нәтиҗәләре буенча алар 560 млрд. сум булыр дип көтелә.
Олег Пелевин сүзләренчә, 2016 елга төп капиталга инвестицияләр күләме 601 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2017 елда - 653,1 млрд. сум, 2018 елда - 720,7 млрд. сум.
ТР Икътисад министрлыгы фаразлавы буенча уртача айлык эш хакы күләме 2015 елда 29,417 мең сум булачак, 2016 елда - 31,246 мең сум, 2017 елда - 332,483 мең сум.
2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы доклад белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз