Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә катнашты

2010 елның 1 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә катнашты.

Утырышта шулай ук республика министрлары, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан комитетлары вәкилләре катнашты.

Әлмәт муниципаль районының 2009 елдагы эшчәнлеге белән таныштырып районның башкарма комитет җитәкчесе Мансур Хафизов чыгыш ясады.

Муниципаль районның консолидацияләнген бюджеты, бюджетара трансфертларны исәпкә алганда, 2 млрд. 710 млн. сум тәшкил иткән. Шул исәптән районның кереме - 1 млрд. 479 млн. сум. 2008 ел белән чагыштырганда, салым һәм салымга карамаган керемнәр 55 млн. сумга кимегән.

Консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше 2 млрд. 697 млн. сум тәшкил иткән.

2009 елда финанслауның барлык чыганакларыннан да төп капиталга инвестицияләр  15 млрд. сум тәшкил иткән (2008 ел дәрәҗәсенә бу 58% дигән сүз).

Районның предприятиеләре һәм оешмалары 142 млрд. сум күләмендә продукция һәм хезмәт җитештергән (2008 ел белән чагыштырганда, 8%ка азрак).

Җәмәгать эшләренә районда 12 мең кеше җәлеп ителгән. 2009 елда 1300 өстәмә эш урыны булдырылган.

Әлмәт шәһәре буенча уртача хезмәт хакы 20,6 мең сум тәшкил иткән (2008 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, ул 4,7%ка арткан), район буенча уртача хезмәт хакы - 17,5 мең сум (2,6%ка арткан).

2010 ел максатлары арасында Мансур Хафизов авыл хуҗалыгы җитештерүен 2%ка арттыруны, сәнәгать җитештерүенең үсешен саклап калуны, хезмәт хакын киметмәүне, ит һәм сөт җитештерүен 5%ка арттыруларны атады.

2009 елда райондагы товар әйләнеше 23 млрд. 373 млн. сум тәшкил иткән.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров узган елны районда эшсезләр саны 4%ка арткан дигән мәгълүмат җиткерде. Ул 2010 елда "Нефтемаш" заводы нигезендә җитештерү оешмасын булдырырга кирәклеген искә төшерде.

Сессиядә шулай ук Әлмәт эчке эшләр идарәсе башлыгы Альберт Закиров, Елхов авыл җирлеге җитәкчесе Дания Хәйрисламова, 21нче мәктәп директоры Әлфия Әбунәгыймова чыгыш ясадылар.

Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың 2009 ел икътисадый нәтиҗәләренә дә тукталып китте.

Сессия азагында ТР хөкүмәт рәисе әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International