Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексында булды

2010 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Хөкүмәте башлыгы күкерт җитештерү мәйданчыгында булды, чистарту корылмалары, цехара эстакадалар, насос станцияләре төзелеше белән танышты.

Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов һәм башка затлар янгын депосын, беренче комплекс корпусын (ЭЛОУ-АВТ-7) һәм башка объектларны карады.

Шуннан соң "ТАНЕКО" ААҖ нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин үткәрде.

Эшләр барышы, февраль нәтиҗәләре, мартка билгеләнгән максатлар һәм киләсе өч айга перспективалар турында сөйләп "ТАНЕКО" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында 2010 елның февралендә проектлау һәм тематик биремнәр тәртибен үтәү мәсьәләләре дә каралды.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, куелган максатларга һәм план күрсәткечләренә ирешү өчен, апрель-май айларында проекттагы эшчеләр санын арттырырга кирәк, диде. Аның сүзләренчә, объектлардагы эшчеләр санын 10 мең кешегә җиткерергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу язгы-җәйге төзелеш сезоныннан тулырак итеп файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, "Флуор" компаниясе, подрядчы һәм субподрядчы компанияләр вәкилләре дә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International