Рөстәм Миңнеханов: Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез

2015 елның 10 октябре, шимбә

Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сычуань провинциясе (КХР) эшлекле даирәләре катнашындагы форумда хәбәр итте. Чара Рөстәм Миңнехановның Чэнду шәһәренә эш сәфәре кысаларында ХР) узды.

Моңарчы Татарстан Президенты Сычуань провинциясе вице-губернаторы Чу Му Ши Ха белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе визиты ике регион арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.    

Эшлекле форумдагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Кытай партнёрларына Татарстанга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Сычуань провинциясе алдынгы һәм динамик үсеш алган Кытай регионнарының берсе, шулай ук Кытай реформаларының  «архитекторы» Дэн Сяопинның туган җире.

«Без Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Татарстан-Кытай багланышларын үстерүдә аеруча активлашты. Пекинда Татарстанның Кытайдагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшләп килә. Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачыла

«Бүген Татарстан күп кенә Кытай регионнары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлек безнең өчен аеруча кызыклы. Без делегацияләр алмашабыз, уртак проектлар буенча фикер алышабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов

Быелның августында Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Регионнар «Идел–Янцзы» региональ төркеме эшендә актив катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Сычуань компанияләренең уртак икътисадый проектларын гамәлгә ашыруга чыгарга кирәк. Моннан тыш,  төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика өлкәсендә, өй җиһазлары,  трансформаторлар, цемент җитештерү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру эше алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай белән хезмәттәшлектә иң төп звеносы – «Мәскәү-Казан» тизйөрешле магистрале проектын гамәлгә ашыру.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзер Казан белән Кытай шәһәрләре арасында турыдан-туры авиарейслар оештыру эше алып барыла, шулай ук  Татарстанның Кытай туристлары өчен яңа туристик продукты эшләнә.  

«Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Без халыкара һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлекне актив үстерәбез һәм Сычуань провинциясе бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шатбыз». 

Аннары форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының сәнәгать, сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм туризм потенциалын тәкъдир итү белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International