Татарстанда 2015 елның 6 ноябренә 1 млн. 939,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын 876 оешманы тикшерде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 
ТР Төзелеш башлыгы хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 ноябренә республикада 1 млн. 939,9 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 102,2 мең кв. м файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 167,4 мең кв. метр булган (39,7%) 2 мең 823 фатирлы 122 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атнада 400 кв. м эксплуатациягә тапшырылган.
Аренда торагына килгәндә исә, 6 ноябрьгә гомуми мәйданы 32 мең 286 кв. метрлы 7 йорт гамәлгә кертелгән. Искәртәбез, 2015 елда аренда торагы программасы буенча гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр 21 торак йорт төзү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелеш дәвам итә бу 161 ветеран өчен 23 йорт. Шулардан әзер диярлекләре – 13 объект; урта әзерлектә – 9 объект; әзерлеге түбән булганы – 1 объект.
Балигъ булмаган балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 331 торак урын  рәсмиләштерелгән (304 фатир һәм 27 ИТТ).
Барлык 45 күп балалы гаиләгә план буенча 2015 елда 128 млн. 101 мең сумлык сертификат бирелгән. Күрсәткечләргә караганда 5 ноябрьгә  93 млн. 237 мең сумлык 33 сертификат рәсмиләштерелгән.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 127 йорт (план) төзү каралган, 81 йорт тапшырылган. Калган 46 күп фатирлы инвестицион торак йорт әзер диярлек – 33 йорт (70%тан артык); уртача әзерлектә 13 йорт (30 дан 70ка кадәр).
Аз катлы төзелеш буенча (шул исәптән ИТТ) 9 374 йорт гамәлгә кертелгән,  план – 9 826 йорт.
5 ноябрь
гә социаль-мәдәни объект төзү буенча 3 республика программасы тулысынча тәмамланган. Шул исәптән Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм объектларын модернизацияләү, районнарда универсаль  спорт мәйданчыклары төзү һәм участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү.
Ирек Ф
әйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада балалар бакчалары төзү дәвам итә. 5 ноябрьгә 73 яңа төзелеш объектыннан Казанда 4 объект төзелә (эчке эшләре һәм төзекләндерү). Капиталь ремонт-реконструкция эшләре барлык 16 объектта да дәвам итә. Шулай ук, өстәмә төркемнәрне ачып, капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да алып барыла.
42 объект
тан «Авыл клублары» программасы буенча эчке эшләр 1 объектта алып барыла.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International