Соңрак Татарстан Президенты Кама Аланы бистәсендә төзелгән "Олимпия" боз сараена китте. Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Игорь Привалов боз сараеның яшьләр арасында популяр булганын җиткерде. Биредә тимераякта шуу оештырылган, спорт секцияләрендә дәресләр бара.
Алга таба Татарстан Президенты Кама Аланы муниципаль берәмлеге администрациясендә "Кама Аланы" индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин чыгыш ясады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.