Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын карады

2010 елның 4 апреле, якшәмбе
Бүген Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

Беренче тукталыш Габишев урамындагы төзелеш мәйданчыгы булды.

Биредә ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин, ТР финанслар министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы – ТР Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, ТР Дәүләт төзелеше күзәтү оешмасы вәкилләре һәм подрядчы компанияләр вәкилләре каршы алды.

Габишев урамындагы мәйданчыкта социаль ипотека программасы буенча 2010 елда дүрт күпфатирлы йорт төзү каралган: өч 17-катлы йорт һәм бер 10-катлы йорт. Йортларның гомуми мәйданы 80 мең кв. метр тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта нигез салу эшләре башкарыла.

Татарстан Президенты эшләр барышы, кирәкле документларны рәсмиләштерү, объектны финанслау мәсьәләләре белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, социаль ипотека объектларының финанслануы нигезләнгән булырга тиеш. Акчалар төзелеш-монтаж эшләренә генә түгел, төзелеш материалларын сатып алуга да файдаланырга тиеш.

Алга таба ТР Президенты Фучик һәм Минск урамнарындагы төзелеш мәйданнарын карады.

Минск урамында социаль ипотека программасы буенча 16-катлы 128-фатирлы йорт салыначак. Хәзерге вакытта объектта җир эшләре бара.

Рөстәм Миңнеханов Глушко урамындагы 6 А микрорайонын, Магистраль һәм 2нче Азино урамнарындагы объектларны, шулай ук, Павлов, Шатурская һәм Яшьләр урамнарындагы йортларны карады.

Казандагы социаль ипотека программасының заказчысы булып “Казанның торак инвестицион компаниясе” ААҖ тора (ОАО “ЖИК Казани”).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International