Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов язгы ташу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде
2010 елның 4 апреле, якшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Комиссиясе утырышы узды. Чара видеоконференция тәртибендә үтте. Көн кадагында - бердәнбер мәсьәлә: язгы ташу. Киңәшмәне Комисся рәисе - ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Татарстандагы язгы ташу турында ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министры урынбасары вазифаларын башкаручы Николай Суржко сөйләде.
Аның сүзләренчә, республика язгы ташуга, тулаем алганда, әзер. Ләкин шулай да берничә мәсьәлә бар. Беренчедән, язгы ташуга әзерлек системасын беренче дәрәҗәгә арттырырга кирәк. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, системада җитешсез яклар юк түгел. Мәсәлән, 2009 елда Бөгелмә районында бер күл җимерелгән иде: ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгына буаның җимерелүе турында мәгълүмат җиткерелмәгәнлектән тиешле чаралар күренмәде.
Килеп туган вәзгыятьне исәпкә алганда, әзерлек дәрәҗәсе арттырылырга, ә язгы ташуга каршы көрәш алып бара торган комиссияләрдә тәүлек әйләнәсендә кизү торулар оештырылырга тиеш. Н.Суржко сүзләренчә, бер генә районда да әзерлек дәрәҗәсе әле һаман да арттырылмаган.
Равил Моратов шунда ук җаваплы йөзләрдән кирәкле карарларны кабул итүләрен һәм дүшәмбе көнне гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итүләрен итәргә таләп итте.
Традицитон сорау - гидротехник корылмаларның хәле. Быел республика күлләрне эксплуатацияләү мәсьәләсенә җаваплырак итеп карый. 4 муниципаль районга 2,9 млн. сум күләмдә акча бүленеп бирелгән. Әлеге акча Аксубай, Яңа Чишмә, Саба һәм Минзәлә районнарындагы язгы ташуга каршы чараларга тотылачак. Минзәлә районының Толыбай авылындагы күлне төзекләндерүгә 8,7 млн. сум акча бүленеп бирелгән.
Шул ук вакытта "Татмелиорация" ААҖнә дә акча бүленеп бирелгәнен билгеләп үтәргә кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә карамастан, республиканың 24 районында 54 күл әле һаман язгы суларны кабул итүгә әзер түгел. Мондый күлләрнең күпчелеге Чүпрәле, Зәй, Мамадыш, Саба һәм Тукай районнарында урнашкан.
Казан шәһәре һәм Васильево бистәсенең инженер корылмалары халәте дә борчу тудыра. Н.Суржко Казанның "Водоканал" предприятиесенә объектта тәүлек әйләнәсендә кизү оештырырга дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Тагын бер мәсьәлә - күпер һәм юлларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Республикада су үткәргеч торбаларны чистарту эшләре башкарылган инде.
Хәзерге вакытта республикада түбән дәрәҗәдә урнашкан 51 күпер бар, һәм шуларның күбесе - агач күперләр. Ләкин әлеге күперләр урнашкан 15 районның берсе дә әлеге объектларда әзерлек эшләренең башкарылганы турында хисап тотмаган, дип ассызыклады Н.Суржко.
Н.Суржко сүзләренчә, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кизү-диспетчер хезмәтләренә соңгы арада бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Халык йорт яны территориясен су басудан зарлана. Иң күп мөрәҗәгатьләр Казанда теркәлгән - 47 мөрәҗәгать. Әлмәттә - 10, Яшел Үзән һәм Яңа Чишмә районнарында да мөрәҗәгатьләр юк түгел. Коткаручылар, шәһәр һәм районнарның подрядчы оешмалары кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.
Хәзерге вакытта республикада вәзгыять тотрыклы. Гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Ләкин шул ук вакытта, Н.Суржко фикеренчә, урыннарда халыкка аңлату эшләре начар оештырылган.
Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Равил Моратов комиссия әгъзаларыннан халык белән аңлату эшләрен алып баруны таләп итте. "Бу эштә җаваплы кешеләрне билгеләгез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торбада кысылып калган мәчеләрне коткара икән, бәлагә юлыккан кешеләрне дә алар һичшиксез коткарачак, ләкин муниципаль районнарда, урыннарда халык белән эш тиешле дәрәҗәдә башкарылган булырга тиеш. Өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар турында онытырга ярамый", - дип төгәлләде киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз