Татарстан икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин: идарә итүче кадрлар әзерләү программасының төп максаты - республикада менеджмент дәрәҗәсен арттыру

2010 елның 6 апреле, сишәмбе
Идарә итүче кадрлар әзерләү программасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин сөйләде.

Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен кадрларны әзерләүче әлеге Президент программасы - республика дәүләт кадрлар сәясәтенең бер өлеше.

Марат Сафиуллин сүзләренчә, 11 ел эчендә программада 1474 кеше катнашкан (уртача алганда, елына 140 кеше). Программада катнашучылар арасында - Татарстан һәм Россия икътисадларына зур өлеш кертүче предприятие вәкилләре: "Казаноргсинтез" ААҖ, "Татэнерго" ААҖ, "КамАЗ" ААҖ, "Нижнекамскшина" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ, "Татнефть" ААҖ, "Химград" технополисы һ.б.

Программада дәүләтнеке булмаган оешмалар белгечләре дә катнаша ала. Марат Сафиуллин белдерүенчә, программаның төп максаты - республикада менеджмент дәрәҗәсен арттыру, Татарстанда кадрлар резервын формалаштыруга ярдәм итү.

Программада катнашырга дәгъва кылучыларны 2010 елның 20нче июненә кадәр сайлаячаклар. 2010 елда квота 155 белгеч тәшкил итә.

Моннан кала, Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елда Россия икътисад үсеше министрлыгы нияте белән укыту Q программасы буенча башкарылачак (инновацион икътисадка күчеш, "Эшкуарлыкны үстерү" һәм "Инновацияләр өлкәсендә менеджмент" белгечлекләре). Q программасында катнашу өчен, бизнесны үстерү идеясен тәкъдим итәргә кирәк. Шулай ук, эшкуарлык проекты да булырга тиеш.

Программа өч чыганактан финанслана: өчтән бер өлешен Россия Федерациясе бюджеты каплый, өчтән бер өлешен - Татарстан бюджеты, ә өчтән бер өлеше өчен белгеч эшли торган оешма яисә белгеч үзе түли. 11 ел эчендә Россия бюджетыннан әлеге программага - 33 млн., Татарстан бюджетыннан 16 млн. сумнан артык акча бүленеп бирелгән.

2010/2011 уку елына программаның бәясе "А" программасы буенча 48 мең сум тәшкил итә (белгеч яисә белгеч эшли торган оешма 17 мең сум тирәсе түли), "В" программасы буенча - 85 мең сум (белгеч 29 мең сум тирәсе түли), "Q" программасы буенча исә 24 мең сум түләргә кирәк (белгеч 8,5 мең сум түли).

Программада катнашу гаризасын икътисадның дәүләтнеке булмаган секторында эшләүче белгечләр дә тутыра ала. Алар югары профильле белемле булырга тиеш. Эш тәҗрибәсе 5 елдан, ә идарә итү тәҗрибәсе 3 елдан да  ким булмаска тиеш. Шулай ук, чит телне дә белү мәҗбүри, чөнки программадан соң чит илдә стажировка каралган.

Программа буенча уку конкурс нигезендә билгеләнә торган югары уку йортларында башкарыла.

Тулырак мәгълүматны ТР икътисад министрлыгы белгечләреннән алырга мөмкин (кадрлар сәясәте бүлеге - http://mert.tatar.ru/structure.htm?department_id=129).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International