Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансуның уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясе тәкъдим ителде
2010 елның 7 апреле, чәршәмбе
Казансуның уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итү вакыйгасы Казан Ратушасында узды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифаларын башкаручы Әгъләм Садретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы - "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.
Проектны "Одис" сәүдә-сәнәгать төркеменең (Йошкар-Ола) генераль директоры Александр Одинцов тәкъдим итте.
Проект үз эченә Казансуның уң як ярын (Пролетар урамы буенча), Кремль һәм Киров күперләре арасын уңайлыклар белән тәэмин итү комплексын ала. Татарстан башкаласы халкы һәм аның кунаклары тарафыннан ел әйләнәсендә ял итү урыны буларак файдаланыла торган зонаны булдыру каралган.
Пляж зонасы өчен ком китертү, суга төшү юлларын оештыру, кибетләр, клублар, инвентарьны арендага алу пунктлары, кечкенә кунакханәләр төзелеше планлаштырыла.
Моннан кала, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын, футбол аланнарын кору каралган. Казансуның үзендә исә декоратив фонтаннар эшләячәк. Шул рәвешле бу җирдә елга сазлыкка әйләнеп барудан туктаячак, дип көтелә.
Уңайлыклар белән тәэмин итү линиясенең озынлыгы - 1400 метр, проектның гомуми мәйданы - 14 га.
Проект шәхси инвесторлар акчаларына тормышка ашыралачак дип көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны, тулаем алганда, хуплады. "Идеясе дөрес, - диде ул. - Бүген бу шәһәр өчен актуаль".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шәһәрдәге ял итү зоналары шәһәр халкы өчен бик кирәк. Ул әлеге ял зонасына автомобильләр кертүне чикләргә тәкъдим итте. Шул рәвешле шәһәр халкы җәяүлеләр һәм велосипед юлларыннан активрак файдаланачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз