Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше оешкан төстә бара
2010 елның 7 апреле, чәршәмбе
Яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исемлегенә 2005 елның 1нче мартына кадәр баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше Татарстан Республикасында оешкан төстә бара. 2010 елның 1нче апреленә булган мәгълүматлар буенча 19 ветеранга торак бирелмичә калган иде, 6нчы апрельдә торак алмыйча калган ветеран 5әү булган булса, хәзер инде бу мәсьәләләр тулысынча хәл ителгән.
Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргинга видеоконференция тәртибендә узган киңәшмәдә җиткерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.