Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез: Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университетының утырышында катнашырга дип килде. Әлеге утырышта Казан (Идел буе) федераль университетының яңа ректорын игълан итәчәкләр.
“Бүген Татарстан тарихында һәм республиканың фәнни мәктәбе тормышында җитди вакыйга булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең күпъеллык хыялыбыз чынга ашты – Казан дәүләт университеты федераль университет дәрәҗәсен алды. Әлеге максатка ирешү бик авыр булды, ләкин без бу мәсьәләне хәл итә алдык”.
Татарстан башлыгы әлеге мөһим карарны кабул итүләре өчен Россия Президенты Дмитрий Медведев, Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин һәм Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Казан бүген үзен 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиаданы кабул итә торган студентлар шәһәре буларак тәкъдим итүен билгеләп үтте. Шәһәр – республиканың актив башкаласы. Боларның барысы да КДУга федераль университет дәрәҗәсен яуларга ярдәм итте.
Татарстан Президенты 8нче апрельдә Новосибирск шәһәрендә узган югары һөнәри белем бирү системасын заманчалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә Россия Хөкүмәте Владимир Путин яңа федераль университетларның ректорларын тәкъдим иткәнен искә төшерде. Бу Алабуга мэры һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасын оештыручыларның берсе – Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров, Свердлау өлкәсенең элеккеге премьеры, Урал федераль университеты ректоры Виктор Анатолий улы Кокшаров, Архангельск өлкәсе вице-губернаторы һәм Арктика федераль университеты ректоры Елена Владимир кызы Кудряшова һәм Саха (Якутия) Республикасы вице-президенты, М.К.Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ректоры Евгений Иса кызы Михайлова.
Беләм, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко яңа ректорларның бөтенесен дә үзе тәкъдим итмәячәк, ләкин бүген ул Казанда, бу безнең өчен бик мөһим, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Илшат Гафуров җилкәләренә зур җаваплылык йөкләнгән. Яңа командага мөһим максатлар тапшырыла – Казан студентлар үзәгенә әверелергә тиеш.
Үз чиратында, Россия мәгариф министры Андрей Фурсенко теләсә нинди үзгәрешләр һәрвакытта да шик тудырганын билгеләп үтте. Ул КДУ нигезендә федераль университет оештыру мәсьәләсе төрле дәрәҗәләрдә хәл ителгәнен искә төшерде. Ул хакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә уйланган. “Без җитди эш һәм уңай үзгәрешләргә әзер булырга тиеш”, - диде ул.
Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан дәүләт университеты ректоры, оптика һәм нанофотоника кафедрасы җитәкчесе, КДУның Гыйльми совет рәисе Мәкъзүм Сәлахов, КДУның органик химия кафедрасы профессоры, Россия фәннәр академиясе һәм ТР фәннәр академиясе академигы Александр Коновалов, КДУның теоретик механика кафедрасы җитәкчесе, ТР фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы Юрий Коноплёв катнашты.