Рөстәм Миңнеханов: “Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисадын төзеп булмый”

2010 елның 10 апреле, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетыннан башка республиканың инновацион икътисадын төзеп булмый дип саный. Бу хакта ТР башлыгы бүген КДУның Актлар залында узган Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының чирттан тыш утырышында белдерде.

Казан университеты потенциалы һәм республика Хөкүмәте тырышлыгы КДУга яңа федераль университет статусы алырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Бу безгә яңа мөмкинлекләр бирә. - Инновацион үсеш программасын кабул иттек, белемле кешеләргә, 5-10 ел элек без ишетмәгән дә яңа белгечлекләргә ихтыяҗ булуын күреп торабыз. Бу мәсьәләне комплекслы хәл итәргә кирәк. Төбәк буларак үзебез генә бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз, ә федераль университет кысаларында һәм федераль хөкүмәт белән матди-техник һәм интеллектуаль базаны формалаштыру буенча бергә эшләсәк моңа ирешәчәкбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисад инфраструктурасын төзү мәсьәләсен хәл итү бик кыен булачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты яңа уку елы башында 2013 елгы Универсиада авылының 180 мең квадрат метрын файдалануга тапшыру планлаштырыла һәм мәйданның бер өлеше Казан университетына биреләчәк, дип белдерде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елгы Уеннарның ике спорт объекты университет өчен махсус төзеләчәк.

“Республика җитәкчелеге федераль университетка ярдәм итәчәк, - дип белдерде ТР Президенты. – Яңа ректорга күп хезмәт куярга, ә безгә университет иң яхшы вузлар арасында лаеклы урын алсын өчен барлык башлангычларда да ярдәм итәргә кирәк булачак”.

Рөстәм Миңнеханов Мәкъзүм Сәлаховка КДУ ректоры вазифасында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Искә төшереп үтәбез, бүген Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Гыйльми совет әгъзаларына Мәкъзүм Сәлаховны Казан (Идел буе) федераль университеты президенты вазифасына билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International