Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге яңа тулы вәкаләтле вәкиле - Равил Әхмәтшин

2010 елның 12 апреле, дүшәмбе
Равил Әхмәтшин Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле булып билгеләнде.

Ул хакта указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Бүген Равил Әхмәтшинны Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге хезмәткәрләренә тәкъдим иттеләр.

Тулы вәкаләтле вәкилне ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов тәкъдим итте.

Милиция генерал-майоры Равил Әхмәтшин тумышы белән Татарстанның Әлмәт районыннан. 2006 елның декабреннән бирле Россия эчке эшләр министрлыгы Баш мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли.

1982 елда КДУ тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Әлеге югары уку йортында икенче белем - юридик белем дә ала. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясендә укуын дәвам итә, 2006 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

Юридик фәннәр кандидаты.

Өйләнгән, ике баласы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International