Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Нигерия нефть табу, нефтехимия, машиналар төзү, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итә ала
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Тимоти Май Шелпиди белән очрашты.
Сүз Нигериянең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итә алуы турында барды.
"Кызганыч, мөнәсәбәтләребез шактый түбән дәрәҗәдә", - диде Татарстан Президенты. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Нигериянең уртак яклары күп. Без нефть табу, нефтехимия, машиналар төзү, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итә алабыз.
Рөстәм Миңнеханов Нигериянең нефть таба торган ил булганын билгеләп үтте. Бу өлкәдә Татарстан белән хезмәттәшлек итүе һәр ике як өчен дә файдалы булырга мөмкин.
Шулай ук, Татарстан Президенты Татарстан югары уку йортларында белем алучы Нигерия студентлары санының арттырырга мөмкин булганын ассызыклады (бүген Казанда Нигериядән 11 студент белем ала).
Үз чиратында, Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Тимоти Май Шелпиди Нигерия делегациясен кунакчыл итеп каршы алуларына рәхмәтен җиткерде һәм Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына керешүе белән тәбрикләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.