Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Бүген без барыбыз да 2013 ел Универсиадасына әзерлек белән яшибез
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Халыкара студент спорты федерациясе делегациясе (Federation International Sports University – FISU) белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез: FISU делегациясе Татарстан башкаласына 12нче апрельдә инспекция визиты белән килде. Делегация составында - FISU башкарма комитеты әгъзасы, техник комиссия рәисе Ставрос Дувис (Греция), FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас (Бельгия), FISUның спорт программалары менеджеры Михал Бушель (Словакия), FISUның ММЧ һәм коммуникацияләр буенча директоры Деян Сусович (Сербия), FISUның башкарма комитеты әгъзасы, Россия спорт студент союзы президенты Олег Матыцин (Россия).
Казан Кремлендәге очрашуда Татарстан Президенты FISU делегациясен кайнар сәламләде.
Бүген без барыбыз да 2013 ел Универсиадасына әзерлек белән яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, делегациягә Универсиада объектларында башкарылган барлык эшләр дә күрсәтеләчәк. Эшләр футбол стадионыннан кала барлык объектларда да бара. Стадионның төзелешен быел башлау планлаштырыла.
"Универсиада турында хыялабызның чынга ашачыганда шикләребез юк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Объектларда югары профессиональ белгечләр эшли, алдагы Универсиадалар тәҗрибәсе исәпкә алына. Соңгы вакытта Казанда 11 спорт объекты файдалануга тапшырылган. 2010 елда тагын 16 корылма сафка басачак. Май азагына сигез объект инде әзер булачак, диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук федераль үзәкнең Универсиада проектына һәрьяклап ярдәм күрсәткәнен билгеләп үтте. Россия Хөкүмәте һәм РФ спорт министрлыгы, Россия спорт студент союзы да һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Сентябрьгә без Универсиада Авылының беренче комплексын ачарга ниятлибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу бик җитди объект. Аны тормышка ашыруда Белград коллегаларының ярдәме гаҗәеп зур булды.
Федераль үзәк ярышларны ТВ эфирында күрсәтү өлкәсендә дә ярдәм итә. "Спортивное вещание" оешмасы белән эш дәвам итә. "Тулаем алганда, бар да әйбәт. Куелган максатлардан кире тайпылмабыз, дип уйлыйм. Без Казанга, безнең республика һәм безнең илгә күрсәтелгән ышанычны аклаячакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
FISUның техник комиссия рәисе Ставрос Дувис, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларына керешүе белән тәбрикләде. Ул техник комиссия әгъзалары Казандагы Универсиадага һәрьяклап ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
FISUның башкарма комитеты әгъзасы, Россия спорт студент союзы президенты Олег Матыцин 2013 ел Универсиадасына әзерлек тизлекләре хәтта FISU киңәш иткән тизлекләрдән дә артуын билгеләп үтте. "Казандагы әзерлек бик уңышлы бара", - диде ул.
Очрашудан соң Ставрос Дувис, Казан мэры Илсур Метшин, FISU делегациясенең башка әгъзалары ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.