Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов: “Идарәче компания карамагына, күп дигәндә, 100 мең кв. м торак бирелергә тиеш"
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
“Татарстан Республикасында гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә хокукларын һәм законлы интересларын тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар турында”гы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 5 апрельда имзалаган Указ нигезендә, Министрлар Кабинеты һәм муниципаль берәмлек органнарына, әлеге күпкырлы структурада тәртип урнаштыру өчен, тиешле чаралар күрелүе турында күрсәтмә бирелә. Анда гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә хокукларын һәм законлы интересларын тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе, ә җирле үзидарә органнарына район (шәһәр) комиссияләре төзү, шушы хезмәтләр күрсәтүдә сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән норматив хокукый актлар эшкәртеп кабул итү һ.б. турында әйтелә. Аңлашыла ки, биредә, беренче чиратта, халык мәнфәгатьләрен яклау күздә тотыла. Бу мәсьәлә, Премьер-министр күрсәтмәсе белән, февраль аенда ук җентекләп каралышка бирелгән иде, эшче төркем эшчәнлеге нәтиҗәсендә, лифтлар хезмәте күрсәтү һәм көнкүреш калдыкларын җыеп алып китү хезмәтләренә түләүләр өлкәсендә регламент буенча 85нче күрсәтмә гамәлгә керде. Март аенда исә, Казан белән Арчадан кала, шушы хезмәтләр өчен исәпләнгән суммалар яңадан саналды. Гомумән, Татарстанда кабул ителгән мондый 2 документның Россия Федерациясендә әлегә тиңдәшләре юк.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, тарифлар мәсьәләсендә ачыклык кертү, халыктан җыела торган түләүләрне оптимальләштерү һәм энергияне нәтиҗәле куллануны үстерү буенча Татарстанда эшли башлаган эшче төркемнең эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарып, бүген ТР Хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашуга килгән ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы һәм әлеге эшче төркем рәисе Равил Моратов әнә шулай дип белдерде. Гомумән алганда, эшче төркем торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләр буенча бик күп җитешсез якларны ачыклады. Җыеп кына әйткәндә, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм күрсәтелгән хезмәтләре өчен вакытында акча җыеп алуда тәртип булсын өчен, 1 идарәче компания карамагына, күп дигәндә, 100 мең кв. м (әйтик, 10 катлы 5 подъездлы 1 торак йорт 8 мең кв. м мәйдан били) торак кына бирелергә тиешле, хәзерге вакытта алар 500-1000 йортка хезмәт күрсәтә. Андый эштә көндәшлек саклынылмый, милекчеләр хәл итәсе мәсьәләләрне идарәче компанияләр үз өстенә алган, бу өлкә инде югары дәрәҗәдәге монополиягә әйләнә бара, шуңа күрә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне киметү максатында, хезмәт күрсәтүгә заказлар электрон сәүдә аша башкарылырга тиешле, дигән фикердә Равил Моратов. “Торак милекчеләре вәкиле – йорт буенча баш кеше кайбер йортларда әле дә билгеләнмәгән. Ул вазифа җәмәгать башлангычында түгел, ә хезмәт хакы түләнелә торган булырга, түләү исә торакка хезмәт күрсәтү тарифларына кертелергә тиешле дигән фикергә киленде”, - диде ул. Алга таба 2011 ел тарифлары исә шушы ярты еллыкта каралачак.
Республика шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференция режимында барган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева, ТР тарифлар буенча комитеты рәисе Марина Фәйрушина һ.б. рәсми кешеләр катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз