Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Александр Костюченков белән очрашты

2010 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Александр Костюченков белән очрашты.

Очрашуда республика гражданнарының куркынычсызлыгын тәэмин итү, "Казан-аэропот" контроль пунктының эш нәтиҗәләре һәм пассажирлар агымының артуы нәтиҗәсендә пунктның модернизациясе турында сүз барды.

Очрашуда Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгының кадрлар буенча урынбасары, полковник Вадим Васильев, "Идел буе" чик буе контроле отряды башлыгы, полковник Геннадий Бежанов, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Куркынычсызлык советы сәркатибе Венер Сәлимов, "Казан-аэропорт" контроль пунктының башлыгы, полковник Олег Тарабрин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International