Рөстәм Миңнеханов: “Түбән Кама Нефтехим” - республиканың төп предприятиеләреннән берсе”

2010 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең 2009 елдагы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бүген компания акционерларының еллык җыелышында ул әнә шулай дип белдерде.

“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2009 елның беренче кварталы компания өчен иң катлаулысы булган – җитештерү күләме 2008 ел белән чагыштырганда өч тапкыр кимегән. Кайбер производстволар туктап калган. “Әмма кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2009 елның икенче кварталыннан элеккеге хәлгә кайту тенденциясе күзәтелә башлады, ә өченче һәм дүртенче кварталларда предприятие кризиска кадәрге җитештерү күләмнәренә иреште”, - дип ассызыклады компаниянең генераль директоры.

2009 елда “Түбән Кама Нефтехим” 60 миллиард сумлык продукция саткан, бу 2008 елга караганда 15 процентка (71 миллиард сум) кимрәк. Тулай табыш 13,1 миллиардтан 8,3 миллиард сумга кадәр кимегән. 2009 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең чиста табышы 424 миллион сум (2008 елда – 1,76 миллиард сум) тәшкил иткән.

Владимир Бусыгин билгеләп үткәнчә, энергия ресурсларына тарифларның үсүе предприятиенең икътисади күрсәткечләренә җитди йогынты ясый. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директорының сүзләренә караганда, товар продукциясенең үзкыйммәтендә җылылык һәм электр энергиясенең бәясе 21 процент тәшкил итә. Әмма, энергияне саклау буенча эш җәелдерү нәтиҗәсендә, 2009 елда 1,5 миллиард сум янга кылдырылган, ул тарифлар үсешен тулысынча каплаган.

Хезмәткәрләрнең саны меңнән артык кешегә кимегән. 2010 елның 1нче гыйварына “Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә 17343 кеше эшләгән, 2009 ел ахырында уртача хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил иткән.

Акционерлар компаниянең бухгалтерлык, табыш һәм зыян турындагы отчетларын раслады, компания чиста табышының 30 процентын (128 миллион сум) дивидендлар түләүгә җибәрү хакында карар кабул итте. Шул рәвешчә, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең һәр гади һәм өстенлекле акциясенә 0,07 сум түләнәчәк.

Җыелышта акционерлар 11 кешедән торган директорлар советын сайлады. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Директорлар советының элеккеге составыннан чыкты, аның урынына “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев совет әгъзасы булды.

Яңа составка бәйсез директорлар: "Ipco-Trading S.A." компаниясенең (Швейцария) башкаручы директоры Милич Желько, "Раппопорт һәм партнерлар" адвокатлар конторасы идарәче партнеры Александр Раппопорт яңадан сайланды. Директорлар советының яңа составына “ТАИФ” ААҖннән компаниянең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, аның урынбасарлары Владимир Пресняков һәм Гүзәлия Сафина керде.

Директорлар советында дәүләт мәнфәгатьләрен Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть-газ химиясе комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР финанс министры вазифаларын башкаручы Радик Гайзатуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе урынбасары Евгений Гришин тәкъдим итәчәк.

Акционерлар шулай ук компания уставындагы кайбер үзгәрешләрне раслады, шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов акционерлар җыелышына нәтиҗә ясады.

“Узган ел безнең барыбыз өчен дә җитди имтихан елы булды, шуңа да карамастан тиешле чаралар күрелде, кризиска каршы җитди программа кабул ителде. Предприятиенең елны табыш белән төгәлләве - бик җитди нәтиҗә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Әлбәттә, без шактый акча югалттык, әмма бу базар гаебе. Безнең тарафтан төп бурычлар үтәлде, бу команданың җитди эшләве нәтиҗәсе”.

“Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең быелның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре өмет уята, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу - сатып алучылар белән эшләү һәм нефть химиясе комплексын үстерү программасы нәтиҗәсе”.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, “Түбән Кама Нефтехим” алдында амбицияле бурычлар тора. “Март аенда без Татарстан нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча өченче программа кабул иттек, республика нефть эшкәртү һәм нефть химиясендә үз потенциалын үстерәчәк, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Бүген куела торган бурычлар шактый катлаулы. Шунлыктан әгәр безнең көндәшлеккә сәләтле продукт булмаса, бу базарда югалырга мөмкинбез”.

“Түбән Кама Нефтехим” безнең төп предприятиеләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелегенә. - Эш нәтиҗәләрен уңай бәялим һәм уңышлар телим, без исә, үз чиратыбызда, сезгә ярдәм итәчәкбез”.

Акционерлар җылышы төгәлләнгәннән соң “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Директорлар советы яңа составының беренче утырышы узды. Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновны яңадан Директорлар советы рәисе итеп сайларга тәкъдим итте, Владимир Бусыгин “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры булып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International