Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышын үткәрде

2010 елның 16 апреле, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышын үткәрде.

Попечительләр советы әгъзалары кайбер венчур проектларының киләчәге турында сөйләште.

Әйтик, “Целоформны эшләү һәм аны медицина практикасында куллану” инновацион проекты турында сүз барды. Проектны 2005 елда Казан дәүләт медицина һәм Казан дәүләт технология университетлары студентлары тәкъдим итте. Әлеге проект кысаларында мамык целлюлозасыннан эшләнгән һәм яраларны дәвалау өчен файдаланылган яңа медицина препаратын базарга чыгару каралган.

2006 елда үткәрелгән “Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе” конкурсында җиңеп чыкканнан соң, Казан, Мәскәү, Чабаксар, Ульяновск һәм Йошкар-Оланың медицина учреждениеләрендә препаратны камилләштерү буенча клиник тәҗрибәләр үткәрелде. Нәтиҗәләр препаратның үтемле булганын күрсәтте.

Проектны коммерцияләштерү максатларында “Целоформ” ҖЧҖ инновацион предприятиесе оештырылды. Аны проектны эшләүчеләр һәм ТР Инвестиция-венчур фонды гамәлгә куйды. Хәзерге вакытта “Идея-1000” программасы аша “Старт-2” номинациясендә продуктны җитештерү буенча фәнни эзләнүләр алып барыла.

Проект өстендә эшне дәвам итү өчен, ТР Президенты – ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов продуктның базарга чыгуын тәэмин итү максатларында потенциаль инвесторларны табарга тәкъдим итте (мәсәлән, фармацевтика компаниясен). Моннан кала, ул проектка Россия венчур компаниясен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте.

ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы әгъзалары шулай ук “Униспек-200” универсаль спектрометрик комплексының тәҗрибә берәмлеген эшләү” инновацион проекты турында сөйләштеләр.

Проект “Идея-1000” инновацион проектлар программасы кысаларында финанслана. Проект турында “Наноспек” ҖЧҖ генераль директоры Мурат Гыйләҗев сөйләде. Бүгенге көнгә спектрометрга конструкторлык документациясе әзерләнгән.

“Шикәрнең чыганагы булган ашлыкны чыгаручы тирән ферментатив гидролизны эшләү” проекты турында “Сахара” ҖЧҖ техник директоры Феликс Әүһадиев сөйләде. Проект шулай ук “Идея-1000” программасы кысаларында финанслана.

“Идея-1000” программасының 2009 ел нәтиҗәләре буенча әлеге проект үсеш стадиясенә күчкән.

Попечительләр советы әгъзалары фикеренчә, әлеге проект авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик файдалы булырга мөмкин. Попечительләр советы әгъзасы – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Сахара” ҖЧҖнең биотехнологияләр өлкәсендә иң көчле компанияләрнең берсе булганын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, проектка алга таба да ярдәм күрсәтергә кирәк.

Икътисадның әйдәп баручы өлкәләрендә проектларны чынга ашыручы предприятиеләргә банк кредитлары процентларын киметү турында ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: 2009 елда ТР Инвестиция-венчур фонды биш оешмага процентларны киметергә ярдәм итте. Әлеге оешмалар – “Чистай икмәк заводы” ААҖ, “Татхимфармпрепараты” ААҖ, “Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖ, “Стиль” ҖЧҖ, “Программа чараларын җитештерүче Казан комбинаты” ААҖ.

Утырыштан соң ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов журналистлар сорауларына җавап бирде. Ул ТР Инвестиция-венчур фондының 23нче апрельдә узачак бишенче Казан венчур ярминкәсенә әзерлек эшләрен алып барганын җиткерде.

Бишенче Казан венчур ярминкәсе турында тәфсилләбрәк - http://ivf.tatar.ru/rus/index.htm/news/51462.htm .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International