Saria Bio Industries компаниясе "Алабуга" махсус икътисадый зонасының резиденты булырга тели
2010 елның 16 апреле, җомга
Saria Bio Industries компаниясе Татарстан Республикасында урнашкан "Алабуга" махсус икътисадый зонасының резиденты булырга тели. Ул хакта компания вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда белдерде.
Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Saria Bio Industries - Saria транснациональ концернына керүче предприятиеләрнең берсе. Ул Rethmann AG & Co. KG (Германия) төркеменә керә.
Saria Bio Industries компаниясенең Германия, Франция, Польша, Австрия, Чехия, Испаниядә урнашкан 40тан артык эшкәртү заводы бар. 2008 елда Белоруссиядә завод төзелде. Аңа кертелгән инвестицияләр күләме 15 млн. евро тәшкил итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.