Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү буенча Ульяновск өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк
2010 елның 17 апреле, шимбә
Авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү проектын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итү чарасын "Александровка" компаниясе уздырды. Компания вәкилләре Ульяновск өлкәсендә авыл территориясен комплекслы рәвештә үстерү турында сөйләде.
Ульяновск өлкәсе "Яңа Малыклы районы" муниципаль берәмлегенең Александровка бистәсендә "Яңа авыл" проекты оештырылган. Әлеге проект кысаларында җыелма йортлар һәм металл-каркас мини-фермалар төзелеше башкарыла.
Проект буенча әлеге төр авыл хуҗалыгы предприятиесендә җитештерү линиясе кимиячәк, шул рәвешле мини-ферманы бер генә фермер яисә бер генә гаилә карый алачак.
Проектта төрле юнәлештәге торак йортлар һәм фермалар төзү каралган.
Барлыгы 91 объект планлаштырылган. Шуларның 45е - дуңгыз фермалары, 20се - сөт фермалары, 26сы - кош фермалары. Барлык фермаларның гомуми җитештерү күләме 1449 тонна тәшкил итә.
Барлыгы 137 ферма төзеләчәк - кәҗә, сарык фермалары, балык фермалары, үсемлекләр фермалары һ.б.
Әлеге проектка кертелгән ивестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә. Александровка бистәсе 1 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә алачак.
Хәзерге вакытта беренче чиратның төзелеше төгәлләнгән - 24 йорт һәм гаилә тибындагы 24 ферма инде әзер.
Әлеге фермаларда авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча тиешле белемнәре булган 30 яшькәчә кешеләр яшәр дип фаразлана.
Проектның җитәкчесе Юрий Шевченко хәбәр итүенчә, ферма тирәсендәге кайбер йортларны тулай торак формасында төзү каралган. Биредә 6 айлык тәҗрибәгә килүчеләр урнаштырылачак.
Алга таба исә фермада калырга дәгъва кылучылар конкурс нигезендә сайлап алыначак. Алар белән 10 еллык килешү төзеләчәк. Айлык хезмәт хакы исә 25-30 мең сум тәшкил итәчәк. 10 елдан соң торак йорт һәм ферма кооперативның әлеге әгъзасына милек булып күчә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны республика территориясендә җәелдерү мөмкинлеген өйрәнү кирәклеген белдерде. Проектның җитәкчесе Юрий Шевченкога мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов әлеге формадагы технологияләргә безнең белгечләрне өйрәтергә мөмкин икәнлеген җиткерде.
Шулай ук, Рөстәм Миңнехановны фермадагы торак йортның бәясе, әзер продуктның күпме торганы, логистика, ферманы ашлык белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр кызыксындырды.
Татарстан башлыгы авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү буенча Ульяновск өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген әйтте.
Проектны тәкъдир итү вакыйгасында ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинетының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Анатолий Краснов, "Алтын башак", "Кызыл Шәрык Агро" агрохолдинг компанияләре вәкилләре һ.б. катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз