Рөстәм Миңнеханов: “Казаньоргсинтез” тарихында мондый авыр елның булганы юк иде”
2010 елның 19 апреле, дүшәмбе
2009 ел “Казаньоргсинтез” тарихында авыр ел булды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында шундый фикер белдерде.
Генераль директор Леонид Алехин үз докладында компания эшенә йомгак ясады. 2009 елда компаниянең табышы 22,5 миллиард сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 4,1 процентка азрак. Сатудан кергән табыш 800 миллион сум, ә 2008 елда 1,6 миллиард сум булган. 2009 ел нәтиҗәләре буенча “Казаньоргсинтез” компаниясенең 2,114 миллиард сум чыгымы булган, бу предприятие продукциясе бәясенең арзан булуы, электр энергиясе бәясе арту һ.б. белән бәйле.
2009 елның беренче ярты елында предприятие продукциянең бәясе төшү сәбәпле, ел уртасында компаниянең кредит түләү һәм партнерлар алдындагы бурычларын түләү буенча проблемалары туды, дип белдерде Леонид Алехин. “2009 елның төп нәтиҗәсе ул – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ярдәме белән кредит портфелен реструклаштыру мәсьәләсе хәл ителде”, - дип белдерде Леонид Алехин.
Леонид Алехин билгеләп үткәнчә, финанс кыенлыкларга карамастан, предприятие тулы көченә эшләвен дәвам иткән. 2009 елда 1556 мең тонна продукция чыгарылган, узган ел белән чагыштырганда бу 10,3 процентка күбрәк.
Акционерлар компаниянең еллык хисабын раслады һәм 2009 ел нәтиҗәләре буенча дивидентлар түләмәскә дигән карарга килде. Җыелышта шулай ук “Казаньоргсинтез” директор советының яңа составы сайланды. Элеккеге составтан Казанның Мәскәү районы башлыгы Александр Лобов чыкты, аның урынына “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең генераль директоры Рәфкать Кантюковны кертү планлаштырылган иде. Әмма Р.Кантюков директорлар советына “Газпром” ААҖнән кандидат тәкъдим итү мөмкинлеген калдыруны үтенеп, үз кандидатурасын үзе кире какты.
“2009 ел бөтен дөнья икътисады, Россия Федерациясе һәм Татарстан өчен бик авыр ел булды. “Казаньоргсинтез” тарихында мондый авыр елның булганы юк иде, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. – Дөньяви конъюнктура безгә каршы эшләде, әмма республика һәм Россия җитәкчелеге куйган зур тырышлык бу авыр вакытны җиңәргә мөмкинлек бирде”.