Илдар Халиков: “Закон территориясе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2015 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Закон территориясе” (“Территория закона”) республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Ел саен уздыла торган “ Закон территориясе” республика конкурсы 2007 елдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән үткәрелә.

Бу чарада шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Илдар Халиков кунакларны һәм тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасында гражданнар иминлеген тәэмин итә торган зур бердәм коллектив бар, бу – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, дип билгеләде.

“Бүгенге чара, иминлекне тәэмин итү – ул безнең уртак бурычыбыз булуын ассызыклый. Бу бурыч Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бурычы гына түгел, ә һәр гражданның, уку йортының, предприятиенең, муниципаль берәмлекнең бурычы. Уртак көч куеп кына һәр йортта тынычлык тәэмин итә алабыз”, – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Артем Хохорин республика җитәкчелегенә конкурсны уздыруга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. “Конкурс илдә уникаль булып кала бирә. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта, инициативалы кешеләр күбәя бара. Бүген эчке эшләр органнарында барган оптимальләштерү шартларында сезнең ярдәм бик кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте ул конкурс лауреатларына һәм җиңүчеләренә.

Быел конкурсның 7 номинациясендә 212 конкурсант ярышкан, шулардан жюри 35 җиңүче һәм лауреатны сайлап алган.

“Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин (I урын), Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов ( II урын) һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов (III урын) җиңү яулады.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов лауреатлар булды.

Шулай ук “Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен”, “Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен”, “Белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән өлеше өчен”, “ Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, аларда җәмгыятьнең хокукый нигезләренә карата ихтирам тәрбияләүгә керткән өлеше өчен”, “Шәхси сак предприятиеләрен җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен”, “Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен” номинацияләрендә җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International