Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Беренче кварталдагы үсеш күрсәткечләре республика икътисадының җанлана башлавына дәлил
2010 елның 19 апреле, дүшәмбе
“Агымдагы елның беренче кварталында республиканың төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре икътисадның җанлана башлавы турында сөйли. Билгеле бер уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, әле кризистан соң икътисадны тулысынча тергездек дип әйтергә бик ерак”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикердә. Республика башлыгы бу фикерен бүген финанс, икътисад, казначылык һәм салым органнарының ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәсендә җиткерде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә агымдагы елның беренче кварталында ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгаклары игълан ителеп, 2010 елга бурычлар билгеләнде.
Бүгенге киңәшмәдә ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин яңгыраткан саннар Президент фикерен тагын бер кат исбатлады. Аның белдерүенчә, 2010 елның беренче өч аенда икътисадтагы уңай динамикага, күпчелек тармаклардагы сизелерлек үсешкә карамастан, финанс турбулентлыгы әле сизелә.
Бу чорда барлык тармаклар диярлек уңай динамика күрсәткән. Беренче кварталда Татарстанда тулай төбәк продукты үсеше 6,5 процент тәшкил иткән (Россия буенча үсеш 5,2 процент). Зур сикереш аеруча гыйнвар аена туры килгән- үсеш 11 процентка җиткән. “Старт яхшы алынса да, февраль-март айларында икътисади үсеш күрсәткечләре бераз кими төште”, - ди Марат Сафиуллин. Аның белдерүенчә, кризиска кадәрге тенденцияләргә кайту өчен әле билгеле бер вакыт кирәк. Икътисади вәзгыятьнең турыдан- туры чагылышын салым керемнәре формалашудан да күрергә була. Хисап чорында республикада казнага алынган салым һәм салымнан тыш керемнәр 27 процентка арткан. Әмма шул ук вакытта төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме сөендерми. Узган ел аның үсеш темпы 8 процент булса, быел беренче кварталда -2,3 проценттан артмый. Агымдагы ел ахырына кадәр төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең үсеш темпын 2-2,5 тапкырга арттыру бурычы куелган.
Сәнәгатьтә җитештерү индексы үсеше гыйнвар-март айларында 8,8 процент тәшкил иткән. 2009 елның марты белән чагыштырганда, резин һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерүдә үсеш якынча -40, тегү производствосында 27,3 процент тәшкил итә. Күн эшләнмәләр җитештерүдә үсеш 23 процент, нефть продуктлары җитештерүдә -якынча 10 процент, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерүдә -8,2 процент булган. Шул ук вакытта агач, металл булмаган һәм минераль продуктлар эшкәртү, электр җиһазлары җитештерү кимегән. “Җитештерү темплары кимегән тармакларга ярдәм итү буенча программалар әзерләү безнең бурыч”, -ди баш икътисадчы.
Сәнәгатьтә җитештерү темплары буенча узган 3 айда муниципалитетлар арасында лидерлар итеп Марат Сафиуллин Әлмәт, Түбән Кама районнарын, Казан, Чаллы шәһәрләрен атады. Авыл районнары арасында зур өлгерлекне Кама Тамагы, Кукмара һәм Саба муниципаль берәмлекләре күрсәткән.
Агросәнәгать тармагы да уңай динамика биргән. Дөрес, февраль аенда бераз төшү булган. Шуңа да карамастан, март аенда хәлләр яхшырган. Быел беренче кварталда 19003,6 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Аерым алганда, ит җитештерүдә үсеш -10 процентка, сөт җитештерүдә-11 процент тәшкил итә. “Шул рәвешле, бу чорда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме база күрсәткеченнән узып китте. Ел ахырына планлаштырылган күрсәткечләргә чыгарбыз дип уйлыйм”, -ди икътисад министры вазифаларын башкаручы.
Куллану бәяләре индексына килгәндә, быел мартта ул, февральгә караганда 0,3 процентка үскән. Азык-төлек бәяләре 0,4 процентка, башка төр товарларга-0,6 процентка арткан. Ваклап сатуда товар әйләнеше күләме исә быел гыйнвар-март аралыгында һәр айда 4-5 процент үсеш биргән. Республика уртача хезмәт хакы күләме буенча февраль аенда Идел буе федераль округында 4 урында булган. Аның уртача күләме 15 478 сум тәшкил итә. Куллану бәяләре индексын исәпкә алган реаль хезмәт хакы керемнәре исә, узган елның шул чорына караганда, 8,4 процентка үскән. “Быел республикада хезмәт хакы керемнәрен үстерү өчен мөмкинлекләр бар”, - дип саный Марат Сафиуллин.
Әмма шушы уңай күренешләрнең эшсезлек арту фонында баруы республика җитәкчеләрен борчуга сала. Марат Сафиуллин белдергәнчә, эшсезлек беренче кварталда социаль-икътисади проблемалар арасыннан беренче планга чыккан. Эшсезлекнең иң югары үсеш темплары март аена туры килгән. “Сентябрь-октябрь айларына эшсезлекне алдан кисәтү буенча чаралар комплексы эшләнергә тиеш”,-дип белдерде Марат Сафиуллин. Министр вазифаларын башкаручы төп игътибар сорый торган мәсьәләләр арасыннан шулай ук предприятиеләрнең кредиторлык һәм дебиторлык бурычларын атады. Аның ассызыклавынча, икътисади үсешне тоткарлаучы факторларның берсе кредиторлык бурычлары булса, икенчесе- банклардан кредитлар алу мөмкинлегенең чикләнгән булуы. “Кризис чорында банклар таләпләрен тагын да катгыйландырып, процент ставкаларын күтәрде. Шул сәбәпле, 2008-2009 елларда республикада сәнагать секторының да, физик затларның да кредит активлыгы төшә башлады”, -ди баш икътисадчы. Марат Сафиуллин бу мәсьәлә буенча ТР Президенты катнашында аерым киңәшмә уздыру тәкъдиме белән чыкты.
Марат Сафиуллин ассызыклаганча, алга таба үсеш өчен республикада сәнәгатьтә җитештерү темпларын арттыру, хезмәт хакы үсешен тәэмин итү, төзелеш комплексын тагын да активлаштыру һәм юридик, физик затларның кредит активлыгын күтәрү зарур.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз