Айрат Фәррахов: “Мобиль кан тапшыру комплексы донорлыкны үстерергә ярдәм итәчәк”

2010 елның 20 апреле, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре - Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич, ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин һәм башкалар донор булдылар. Әлеге акция бүген билгеләп үтелә торган Илкүләм донор көне кысаларында уздырылды.

Бүген министрлыклар хезмәткәрләрен, дәүләт хакимияте органнары һәм ведомстволары вәкилләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасы каршында урнаштырылган заманча мобиль кан җыю комплексы кабул итә. Анда теләгән кеше бушлай кан бирә ала. Мобиль автопоездда кан тапшыру өчен һава кондиционеры, җылыту, җилләтү, өзлексез тәэмин итү системалары кебек уңайлы шартлар тудырылган. Автопоездның авырлыгы 24,9 тонна белән санала. Станциянең операцион бүлмәсендә донорлар өчен 5 җайлы кәнәфи куелган. Бер сменада комплекс 100-150 кешене кабул итә ала.

ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, республикабызда донорлык югары дәрәҗәдә тора. Шундый бушлай донор булу акцияләре ел саен уздырыла. 2009 елда “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында Татарстан кан хезмәтен үстерү һәм массалы донорлыкны пропагандалау программасын тормышка ашыра башлый. “Мобиль комплекс әлеге проект кысаларында сатып алына. Станциянең бәясе – 38 миллион сум. Республика өчен мобиль станция уникаль булып санала. Ул донорлар санын арттырырга, изге эшне башкарырга теләүче һәр кешегә уңайлы шартларда үз максатын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Республика кан тапшыру станциясе баш табибы Евгений Сидорук әйтүенә караганда, республикага кан һәрвакыт кирәк. Хәзерге көндә кан тапшыру станциясендә төбәкнең иминлеген тәэмин итү өчен 2,5 тонна кан запас булып тора. Бу запасны һәрвакыт тулыландырырга кирәк. Мобиль кан тапшыру станциясе республикабызның барлык районнарында эшкә җигеләчәк. Билгеле булганча, кан тапшыру станцияләре һәм бүлекләре Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә урнашкан. Башка районнарда яшәүче халык өчен шундый акцияләр оештырганда яңа заманча мобиль комплекстан файдалану максатка ярашлы булачак, диде ул.

Донорлык акциясе 22нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International