Киресенчә, басып калынган социаль һәм милки чыгымнарын кире кайтару буенча 600 мең кеше декларация язган, аларга кайтарасы гомуми сумма – 500 млн. сум тирәсе.
Марат Сафиуллин белдергәнчә республиканың салым органнары быел беренче кварталда керемнән салым җыю буенча 7,9 млрд. сум акча “тапкан” – республика бюджетына акча җыюда Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе елның беренче 3 аенда беренче урында дигән сүз.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.