Татарстан урманчыларына 30 яңа “КАМАЗ” машинасы тапшырылды

2010 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының “Урман” дәүләт бюджет учреждениеләре 30 яңа “КАМАЗ” машинасына баеды. ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда республика урманчыларына машина ачкычлары тапшырды.

“КАМАЗ” маркалы 30 автомобиль һәм 20 тагылма республика бюджетына бүленгән федераль субсидияләр хисабына ТР Урман хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен сатып алынган. Техника 45,4 миллион сум тора.

Бүгенге көндә урман хуҗалыгында төрле эшләр башкара торган йөк автотранспортының амортизация вакыты чыккан. Автопарк йөк машиналары белән соңгы тапкыр 2000-2001 елларда тулыландырылган иде.

“Республикада техниканы кешеләргә турыдан-туры мөнәсәбәте булган тармакларны үстерү өчен яңа техника тапшыру күркәм традициягә әверелде”, - дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов.

“Республика урманнарга шактый бай һәм алар начар түгел. Аларны тиешле хәлдә тоту өчен техника кирәк. Хәтта илдә акча күп булган вакытларда да мондый күләмдәге машиналар алу турында хыялланырга гына мөмкин иде. Алар эшегездә бик зур ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип мөрәҗәгать итте Равил Моратов урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә.

Хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы Равил Моратов дәүләт бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International