Равил Моратов: “Корыган үләнне яндыру тәҗрибәсен туктатырга кирәк”

2010 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде. Утырышта республика урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, 2009 елда Татарстанның урман фондында 83,8 гектар мәйданда 48 янгын (2008 елга караганда 10 процентка кимрәк) теркәлгән, зыянның күләме 7,883 миллион сум тәшкил иткән. Бер янгынның уртача мәйданы 1,16 гектардан 1,74 гектарга кадәр арткан. Күпчелек янгыннарның сәбәбе – корыган үләннәрне яндырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (18 очрак) һәм урманда ут белән саксыз эш итү (30 очрак).

Урман фонды территориясен әзерләү буенча янгынга каршы төп чаралар 2010 елның языннан 2009 елның көзенә күчерелгән. Минераллашкан полосалар булдыру һәм аларны карап тоту, урман фонды территориясен чүп-чардан арындыру буенча зур күләмдә эш башкарылган, корыган үләннәр яндырылган һәм башка профилактика чаралары үткәрелгән.

ТР Министрлар Кабинетының “2010 елда урманнарны янгыннан саклау буенча чаралар турында”гы карары кабул ителгән, урманда чыккан янгыннарны сүндерү өчен кешеләр, төрле кирәк-яраклар бүлеп бирү буенча муниципаль районнарның оператив (мобилизацион) планнары расланган.

15 апрельдән республика урманнарында янгын чыгу куркынычы сезоны игълан ителде. Республика урманчылары 18 янгын сүндерү-химия станциясе, 42 янгын сүндерү автомобиле, 16 күзәтү вышкасы һәм мачтасы, 27 “Водолей” янгын сүндерү тагылма комплексы, 376 ут сүндергеч, 94 һава өрдергеч әзерләде. Шулай ук 101 мобиль янгын сүндерү төркеме, 190 ирекле янгын сүндерү дружинасы оештырылды, урман фондына патрульлек итү маршрутлары эшләнде.

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов басуларда кар эреп беткәннән соң корыган үләнне яндыру тәҗрибәсен тәнкыйть утына тотты. “Кызганычка күрә, корыган үләнне яндыру тәҗрибәсе дәвам итә. Барысы да бу эшкә шундый күнекте ки, моны нормаль чара дип саныйлар”, - дип белдерде ул. Равил Моратов видеоконференция режимында корыган үләнне яндыру нәтиҗәсендә җитди янгын чыккан Татарстанның кайбер районнары вәкилләренең докладларын тыңлады.

Равил Моратов гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе җитәкчеләренә корыган үләнне яндыру тәҗрибәсен туктатуда бөтен чараларны күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International