Рөстәм Миңнеханов: “Ел ахырына кадәр фатирга мохтаҗ барлык ветераннарны тораклы итәчәкбез"

2010 елның 21 апреле, чәршәмбе

“Ел ахырына кадәр республикада фатирга мохтаҗ барлык ветераннарны тораклы итәчәкбез. Моның өчен финанслар җитәрлек, эшне оештыра гына белергә кирәк”. Бүген Побежимов урамында яңа йортка күчкән ветеран Николай Елизаров гаиләсенең хәлен белергә килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шулай дип белдерде.

Татарстанда 2005 елның 1 мартына кадәр фатир чиратына баскан сугыш ветераннарының барысы да торак белән тәэмин ителде. Бүген төп бурыч- 1 марттан соң чиратка баскан ветераннарның торак проблемасын чишү. Ил җитәкчелеге бу мәсьәләне агымдагы ел ахырына кадәр хәл итү бурычын куйды.

Бүгенге көндә 2005 елның 1 мартыннан соң фатир чиратына баскан ветераннарның гомумреспублика реестрында 7 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның 27 се инде бүгенге көндә торак белән тәэмин ителгән. Фатир көтүчеләрнең 4683 е- теркәлү урыны буенча яңа торак алу теләген белдерә, 1904 кеше- балалары яшәгән башка муниципаль берәмлекләргә (нигездә, Казан һәм Чаллы шәһәрләренә), 119 кеше республикадан читкә фатир алып китәргә тели. Мәсьәлә бу теләкләрне исәпкә алып хәл ителәчәк, ди республика җитәкчелеге.

“Барлык мохтаҗ ветераннар фатирлы булырга тиеш. Бу кешеләр уңайлы торакларда яшәргә күптән лаеклы Без инде болай да соңгарак калдык. Күпләр бу көннәрне күрми арабыздан китте. Ничек кенә булмасын, бүген алып барыла торган эш изге гамәл, ветераннарга ихтирам”, -ди Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, калган ветераннарны тораклы итү өчен республикада төрле формаларга мөрәҗәгать ителәчәк. Бу социаль ипотека да, аз катлы йортлар төзелеше аша да башкарылачак. “Социаль ипотека формасы бу максатларга федераль үзәктән бүленә торган акчалар югалмасын өчен файдаланыла торган бер юл. Алга таба да ветераннарны тораклы итүнең бер өлешен Дәүләт торак фонды программасы аша башкарачакбыз. Шулай ук Торак фонды планыннан тыш, өстәмә фатирлар төзеләчәк. Моңа финанслар җитәрлек", -ди ул. Аның белдерүенчә, ветераннарны фатирлы итүгә федераль казнадан 5 млрд. 200 мең сум күләмендә финанслар бүленгән. Бу 6 мең 145 ветераннны тораклы итәргә ярдәм итәчәк. Тагын 1 млрд. сум бүлү турында Мәскәү белән сөйләшенгән. “Ышандыра алабыз, акча мәсьәләсе белән проблема булмаячак.15-20 көн эчендә бу эшкә тулы көчкә керешәбез. Атна саен һәр муниципалитет, һәр ветеран буенча шөгыльләнәчәкбез”, ди республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International