Татарстан депутатлары ТР Премьер-министры вазифасына Илдар Халиков кандидатурасын раслады

2010 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан парламентының унынчы утырышында депутатлар ТР Премьер-министры вазифасына тәкъдим ителгән, моңарчы Яр Чаллы мэры булган Илдар Халиков кандидатурасын күпчелек тавыш белән раслады. Билгеле булганча, Илдар Халиков кандидатурасы парламентка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде.

Илдар Халиков 2003 елда Яр Чаллы хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән иде. Аңарчы ул “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә 8 ел буе җитәкче вазыйфаларны биләде. И.Халиков 2006 елда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе сәяси Совет секретаре булды.

Илдар Халиковка 42 яшь. Ул үз вакытында Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Бүген Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Илдар Халиков Яр Чаллы шәһәре белән идарә итә башлаганнан бирле, үзенең командасы белән берлектә, әлеге шәһәрнең үзенчәлеген саклап кала алган. “Биредә республика һәм федераль структуралар белән мөнәсәбәтләр билгеле бер системага салынган. Актив рәвештә торак төзелеше алып барыла, кызыклы проектлар һәм яңа идеяләр тормышка ашырыла, кече һәм урта эшкуарлык өчен шартлар тудырылган”, - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Илдар Халиков икътисади кризис вакытында шәһәрдә социаль киеренкелек килеп чыгуга юл куймаган. “Шәһәр үсүен дәвам итә. Илдар Шәүкәт улы берничә адымга алга карап фикер йөртә. Ул кадрларга карата сакчыл карашта тора. Бу сыйфатлар аның уңышлы эшләүче җитәкче икәнлеген күрсәтә”, - диде Татарстан Президенты.

Илдар Халиков ТР Президентына үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен, рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның зур казанышларга ирешкән республика булуын, монда Минтимер Шәймиевнең һәм Рөстәм Миңнехановның өлеше зур икәнлеген билгеләп үтте. “Татарстан ирешкән югарлыкны тагын да күтәрү гадәти эш түгел. Бу ритмны алга таба да саклап калырга кирәк”, - диде Илдар Халиков.

Яңа расланган ТР Премьер-министры алда торган бурычлардан торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкәләрдәге проблемаларны хәл итү зарурлыгы, дәүләт органнары белән бәйләнешләрне үстерү кебекләрен атап үтте. Һәм әлеге бурычларны хәл итүдә депутатларның ярдәменә өметләнүен белдерде. Илдар Халиков үзенә күрсәтелгән ышанычны аклар өчен хәленнән килгәнчә тырышачагын хәбәр итте.

ТР Премьер-министры депутатлар Альберт Бикмуллинның авыл хуҗалыгын үстерү буенча сорауларына җавап бирде, Разил Вәлиевның милли мәгариф һәм мәдәният-сәнгать өлкәсенә караган наказларын тыңлады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры вазыйфасына тәкъдим ителгән Илдар Халиков кандидатурасын ТР Президентының уңышлы тәкъдиме дип атады. Илдар Халиковны килеп чыккан проблемаларны тиз арада хәл итә белә торган тәҗрибәле җитәкче дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International