Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты ректоры Сергей Бабурин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Һәр ике як Татарстан Республикасының сәүдә, сервис һәм туристлык өлкәсе өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында сөйләште.
Бүген Татарстанга сәүдә, сервис һәм кунакчыллык өлкәсе өчен тиешле кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки 2013 елда Универсиада узачак, аңа тиешенчә әзерләнергә кирәк, дип саный ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы кунакларга республикада эшләүче "Алгарыш" программасы турында сөйләде. Әлеге программа кысаларында Татарстанлылар Россиянең һәм чит илләрнең уку йортлары һәм фәнни үзәкләрендә белемнәрен арттыра.
Ул билгеләп үткәнчә, кадрларны әзерләү өчен җаваплы булырга тиешле оешма – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Бүген система дәүләт идарәсе һәм дәүләт ярдәменнән башка эшли алмый, диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының сәүдә, сервис һәм кунакчыллык өлкәсе өчен мәгариф кластеры булдыру мәсьәләсе турында фикер алышты. Кластер өчен төп югары уку йорты Казан сәүдә институты – Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты филиалы булачак.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты арасында сәүдә, сервис һәм туристлык өлкәсе өчен кадрлар әзерләүгә кагылышлы килешү төзелде.
Документны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты ректоры Сергей Бабурин имзалады.