Казан венчур ярминкәсе беренче кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Аның быел Татарстан башкаласында бишенче тапкыр уздырылуы. Бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасы узды. Аның ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Сергей Мазуренко, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Фән-техника өлкәсендәге кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россия Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов катнашты. V Казан венчур ярминкәсен ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Россия Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе ТР Министрлар Кабинеты булышлыгында оештырган.
Россия Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен билгеләп узганча, ярминкә проектлар тәкъдим итүче компанияләр белән потенциаль инвесторларның тәүге тапкыр очрашу мәйданы. Бу мәйдан алдынгы технологияләрне үстерүдә катализатор булып санала. Быелгы юбилей чарасына әзерлек барышында анда катнашырга теләк белдергән 98 компания проектларын тәкъдим иткән булган. Шулар арасыннан 53 е сайлап алынган. Бу компанияләрнең күбесе Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектлары. Проектларны тәкъдим итүчеләр арасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург предприятиеләре бар. Алар V Венчур ярминкәсе кысаларында ярминкә экспозициясендә потенциаль инвесторлар игътибарына нефть, газ, химия, машина, җиһазлар төзелеше, энергетика тармагы, IT, телевидение, реклама, медицина, фармокология, авыл хуҗалыгы, ветеринария, биотехнологияләр, төзелеш, дизайн өлкәләренә караган инновацияле проектлар тәкъдим итә. Быелгы Казан венчур ярминкәсенә Россия һәм чит ил венчур, туры инвестицияләр фондлары, эре корпорацияләр, инвестиция компанияләре һәм банклар, юридик һәм консалтинг оешмалары вәкилләре, стратегик һәм шәхси инвесторлар чакырылган. Шуларның 900гә якыны бүгенге чарада катнаша. Алар арасында Россия, Финляндия, Польша, Испания Швейцария һ.б.вәкилләре бар. Шулай да чакырылган кунакларның 50 гә якыны килә алмаган. Сәбәпчесе- әлеге дә баягы Исландия вулканы. Очкычлар расписаниесендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, Венчур инвестицияләре буенча Ауропа ассоциациясе, Бөтендөнья банкы, БМО, Американың Россия базары белән кызыксынган берничә эре корпорация вәкиле Казанга килә алмаган. Ничек кенә булмасын, Казан венчур ярминкәсе бу юлы да масштаблылыгын югалтмаган.
Чараны ачу тантанасында Премьер-министр Илдар Халиков V ярминкәнең перспективалар хакында фикер алышу мәйданы гына түгел, узган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау урыны булуын да ассызыклады. “Узган биш ел эчендә Татарстан бу юнәшлештә зур юл үтте. Республикада венчур проектларын гамәлгә ашырып бизнес әкренләп алга бара”, - ди ул. Хөкүмәт башлыгы быелгы ярминкә венчур инвестициясе буенча конкрент килешүләр төзүгә ярдәм итсен, дигән теләктә калды. ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белдергәнчә, Казан ярминкәсе ел саен яңа мөмкинлекләр, яңа продуктлар тәкъдим ителә торган мәйданга әйләнә. Республиканы бүген чын мәгънәсендә югары индустрияле һәм югары инновацияле үзәк дип атарга була. Бездә аның тулы комплекслы системасы формалашкан. Ул Казан ярминкәсе анда катнашучыларга Татарстан системасын тулысынча бәяләргә мөмкинлек бирер, дигән фикер белдерде.
Казан ярминкәсенә нигез салучыларның берсе - Альбина Никконен венчурлы эшмәкәрлек үсеше буенча Татарстанны Россиядә алдынгы төбәк дип бәяләде. Аның белдерүенчә, республикада инновацияле инфраструктура динамик үсештә, кадрлар составының квалификациясен күтәрү буенча да күп эшләнә. Республика җитәкчелеге бу өлкәгә зур игътибар күрсәтә. Башка төбәкләр хәзер Татарстанның бу тәҗрибәсен өйрәнә. Мәсәлән, Беларусь республикасы быел октябрьдә тәүге тапкыр венчур ярминкәсен уздырырга җыена. Украинаның да венчур ярминкәсенә нигез салырга нияте бар. Бу республика вәкилләре бүген Казанга тәҗрибә өйрәнү өчен килгән. “Без тәҗрибә өйрәнү өчен аларга нәкъ менә Казан венчур ярминкәсен тәкъдим иттек. Казан венчур ярминкәсе венчурлы эшмәкәрлекне үстерүнең иң классик моделе”, - дип ассызыклый Альбина Никконен.
Ярминкәнең тантаналы ачылышыннан соң кунаклар экспонент-компанияләр тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты. Компетентлы хөкемдарлар комиссиясе экспонент-компанияләр арасыннан төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк. Аларның исемнәре бүген ярминкәне ябу тантанасында игълан ителәчәк.