Рөстәм Миңнеханов: “Корыган үләнне яндыру сәбәпле чыккан янгыннар проблемасын бәяләп бетермибез"

2010 елның 24 апреле, шимбә
Соңгы атнада Татарстанда барлык янгыннарның 80 проценттан артыгы корыган үлән һәм чүп-чарны яндыру аркасында килеп чыккан. 19-22 апрель көннәрендә республикада әлеге сәбәп белән 14 торак йорт һәм шәхси сектордагы корылма янып көлгә әйләнгән.

Бүген ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының янгынга каршы махсус режим кертү турындагы боерыгының үтәлеше, шулай ук Татарстан территориясендә урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү буенча чаралар хакында бәян итте. Республика киңәшмәсе видеоконференция режимында узды, анны ТР Президенты Миңнеханов үткәрде.

“Бүгенге мәсьәләне карау зарурлыгы республиканың күпчелек районнарында янгыннарга кагылышлы катлаулы хәл белән бәйле. Бу яңа проблема түгел, ел саен аңа зур игътибар бирелә. Корыган үләнне яндыру ниндидер кызык ясауга әверелде, әмма уеннан уймак чыгу гына күңелле түгел. Вәзгыять ел саен катлаулана бара”, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Рафис Хәбибуллин.

Узган ел мондый янгыннар 130 корылманы юк иткән, ут тагын 65 корылмага зыян китергән. Нәтиҗәдә, шәхси секторга миллионнарча сумлык зыян килгән. Узган ел янгын сагы бүлекчәләре тәүлегенә 260-270 тапкыр янгын сүндерергә барган.

Узган ел 19 апрельдә алар бер тәүлектә 94 мәртәбә, 20 апрельдә - 119, 21 апрельдә - 197, 22 апрельдә 238 тапкыр шундый янгыннарны сүндерергә барган. Соңгы тәүлектә Казанда корыган үләнне яндыруга бәйле – 246, Әлмәт районында - 35, Яшел Үзән районында - 52, Түбән Кама районында – 46, Югары Ослан районында – 24, Биектау районында – 31, Лаеш районында 30 янгын чыгу очрагы теркәлгән. “Мондый янгыннар табигатькә җитди зыян китерә. “Кызыл әтәч” торак йортларны юк итә”, - дип ассызыклады министр. Әле кичә генә Югары Ослан районының Юматы бистәсендә торак йорт һәм дача итеп кулланылган дүрт йорт янып көлгә әйләнде.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 127 авыл җирлегендә һәм урман массивлары зоналарында яки алар янында урнашкан 800 дән артык объектта тикшерү үткәргән. 98 юридик зат, 115 авыл җирлеге җитәкчесе, 959 вазифаи зат һәм 299 граждан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 2 миллион сум күләмендә штрафка тартылган.

“Корыган үләнне яндыручы кешеләр белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу эшкә участок милициясе вәкилләрен җәлеп итү зарур. Татарстанда урманнарга керүне, аеруча май бәйрәмнәре алдыннан, тыярга кирәк. Иң катгый чаралар күрелергә, гаеплеләр тиешле җәзасын алырга тиеш. Мәктәпләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Сез янгыннарның зыяны турында гына сөйләүче хәйрия компаниясе түгел”, - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Президент билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ТР Урман хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәм итәргә тиеш. “Бу мәсьәләгә игътибар бирергә кирәк, без проблеманың җитдилеген бәяләп бетермибез. Бүген бер йорт кына янса, иртәгә бөтен авыл янып көлгә әйләнергә мөмкин. Әгәр ут электр линиясенә эләксә, бөтен нәрсә янып китәчәк”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Әлеге мәсьәләне хәл итү махсус контрольгә куелган, берничә көннән Татарстанда барлык җаваплы ведомстволар катнашында тагын бер киңәшмә узачак.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International