Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга югары дәрәҗәдәге белгечлеге, Татарстан дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле эше һәм массакүләм матбугат чаралары үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Бүләк тапшыру бүген ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуы кысаларында үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Андрей Кузьмин бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнгән.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга белдергәнчә, Андрей Кузьмин матбугат хезмәтендә 10 ел дәвамында эшләгән.
"Йөрәктән өзеп бирәм мин аны яңа урынга, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ул мине 9 ел ярым түзде, күбесенә өйрәнде. Андрей өчен бу - карьера үсеше. "Татмедиа" АҖдә бүген креатив һәм алдынгы карашлы кешеләр кирәк. Аның әлеге структурага яңа этәргеч бирергә теләге бар. Андрей - тәҗрибәле журналист, ышанычлы кеше. Һәм миинем фикеремчә, әлеге урында ышанычыбызны аклар".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, "Татмедиа" АҖнең яңа җитәкчесенә үз йөзеннән дә, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ягыннан да бөтен кирәкле ярдәм биреләчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда шулай ук ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп Эдуард Хәйруллин билгеләнүе турында хәбәр ителде.