Рөстәм Миңнеханов журналистларның Төркия партнерлары белән хезмәттәшлек турындагы, өлеш кертеп фатир төзүчеләр ситуациясе турындагы һәм «Платон» системасы турындагы сорауларына җавап бирде

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы елның 2015 елга алдан ясалган йомгаклар турында кыскача гына хәбәр итте, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, 2016 ел республикада су саклау зоналары елы дип игълан ителде.

Су саклау зоналары чараларына бюджетта 1 млрд. сум каралган, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Журналистлар сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада потенциаль террористик янаулардан гражданнарны яклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә.

«Бу тема даими контрольдә тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли. Мәктәпләр, сырхауханәләр, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләре – һәр җирдә чара күрелә. Терроризм әллә кайда еракта дип уйлау дөрес булмас – уяу булырга кирәк».

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Татарстан Республикасы Президентына «Платон» системасы турында да сораулар бирделәр

Безнең юллар 12 тонна йөкләнешкә яраклашкан, диде Рөстәм Миңнеханов, мондый зур йөк ташучы автомобильләр юлларыбыз буенча йөриләр икән, алар түләргә тиеш. «Мондый машиналар юлларыбыз буйлап йөргәндә юл өслеге бозыла башлый», - дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, йөкләнешне автомобиль юлларыннан тимер юлларга күчерергә кирәк. «Юлларның сыйфаты буенча җитди эш алып барырга кирәк, башка стандартлар кабул итәргә».

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, «Платон» системасыннан Россия юллар фондына килгән акчаларның барысы да ил төбәкләрендәге юллар төзүгә китәчәк.

Татарстан кайсы илләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер һәм кемнән инвестицияләр көтәргә була дигән сорауга, Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде, «республика үз икътисадына инвестицияләр кертергә әзер булган һәр ил белән дә дуслашырга әзер».

Төркия партнерлары белән хезмәттәшлек турындагы сорауга да Рөстәм Миңнеханов җавап бирде. «Бу бик четерекле ситуация, ул Татарстан өчен аеруча сизелә, - диде ул. – Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ике мәртәбә әйтте инде, беренчесе – Федераль Собраниегә юлламасында».

Әйе, бүген Төркия белән Россиянең сәяси каршылыклары бар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең өчен төрекләр – тугандаш халык, без бер тел төркеменнән һәм бер диннән, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстанда Төркия инвестицияләре кертелгән җитди зур проектлар гамәлгә ашырыла. «Алар безнең республикага ышандылар, - диде ул. -  Без аларга гарантияләр бирдек, миллиардлаган Төркия инвестицияләрен алдык. Бу проектларда Татарстан һәм Россия гражданнары эшли – 95-98 проценты».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россия белән Төркия арасындагы ситуация сәяси яктан хәл ителәчәк, ә илләр арасындагы багланышлар сакланып калырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Владимир Путин Россиянең кем белән һәм нинди сәяси каршылыклары барын төгәл билгеләде. «Бу мәсьәләләр илләребез арасында сәяси яктан хәл ителә. Инвесторларга килгәндә исә, без закон кысаларында эшлибез, - диде ул. -  Мин бу яктан дәүләт җитәкчелегебезнең тулы ярдәмен сизәм. Әмма сәясәткә кермим. Болай килеп чыгуы кызганыч, әлбәттә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада «саллы Төркия  инвестицияләре көтелә».  

Өлеш кертеп фатир салучыларны алдау мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан  Президенты болай дип белдерде: «Мин өлеш кертеп фатир төзү ягында, әмма алдашуга каршы!»

«Мондый хәлнең республикада килеп чыгуы бик кызганыч», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзер без хәл итү юлларын эзлибез, диде ул, бу мәсьәлә һәркөн саен контрольдә!

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, өлеш кертеп фатир төзүчеләр хокукларын яклау турындагы федераль закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелгән. «Акчалар максатчыл счетларда булырга тиеш, һәм беркем дә бу акчаларны туздыра алмаска тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук белдергәнчә, өлеш кертеп фатир төзүчеләр акчаларын урлаган кешеләрнең мөлкәте конфискацияләнергә тиеш.

Журналистларны Рөстәм Миңнехановның улының көндәлеген тикшерү мәсьәләсе дә кызыксындырды.

«Ә аларның көндәлекләре бармы? – дип сорады үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. – Моның белән минем хатыным шөгыльләнә, улым начар укыса, претензияләр аңа. Көндәлеге кайда икәнне сорармын».  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International