Илдус Касыймов Бөгелмә районы башлыгы итеп билгеләнде

2010 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
Илдус Касыймов Бөгелмә районының яңа башлыгы итеп билгеләнде. Бөгелмә электр челтәрләре директоры бу вазыйфада ТР урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнгән Наил Мәһдиевне алыштырды.

Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының 38 нче сессиясендә И.Касыймов район башлыгы итеп билгеләнде. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.

Кичә Бөгелмә шәһәр советы сессиясе узды. Шәһәр советы депутатлары 22 апрельдә Наил Мәһдиевнең ТР урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнү сәбәпле, аны депутатлык һәм шәһәр мэры вәкаләтләреннән срогыннан алда азат итүне яклап тавыш бирде.

Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатлары да Н.Мәһдиевне район башлыгы вазыйфаларыннан срогыннан алда азат итүне яклап тавыш бирде һәм аны муниципаль берәмлек Советы составыннан чыгарды.

“Бүген – сезнең район тормышында үзенчәлекле көн, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без Наил Мәһдиевне Хөкүмәткә чакырдык. Ул заманча фикер йөртүче башлыкларның берсе һәм без аның тәҗрибәсен республика җитәкчелегенә җәлеп итәргә булдык.”

“Ул Бөгелмәдә эшләү вакытында катлаулы проблемалар булмады. Мин 14 ел элек Бөгелмәдә нинди вәзгыять булганын һәм бүгенге көнге шәһәрнен нинди булуын беләм. Ул республиканың иң матур һәм уңайлыклар тудырылган шәһәрләренең берсе. Монда Ниил Мәһдиевнең хезмәте зур. Сезгә Бөгелмә районының үсешенә өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдәрәм”, - диде республика Президенты.

“Буыннар алмашу мәсьәләсе мөһим, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер яңа кадрлар эзләү ихтыяҗы юк. Команда формалашты, эш бара. Кичә Бөгелмә мэры итеп Илдус Касыймовны сайлап дөрес карар кабул ителде дип уйлыйм. Шуңа күрә район башлыгы вазыйфасына Илдус Касыймов кандидатурасын тәкъдим итәм. Ул – команда әгъзасы, вәзгыять белән таныш. Без аңа ярдәм итәчәкбез, ә сез команда әгъзалары буларак бергә эшләячәксез”.

Илдус Касыймов шәһәр һәм район үсешендә Наил Мәһдиевнең хезмәтен билгеләп үтте. “ Без күп еллар бергә эшләдек. Зур нәтиҗәләргә ирешелде, шуңа күрә җаваплылык дәрәҗәсен аңлыйм, - дип белдерде И.Касыймов. - Әмма яңа вазыйфада үз тәҗрибәмә, депутатларга һәм Наил Мәһдиев ярдәменә өметләнәм.

И.Касыймов бер тавыштан сайланды – Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатлары аны яклап 36 тавыш бирде.

Илдус Әсгать улы Касыймов 1955 елның 29 июлендә туган. 1982 елда Уфа нефть институтын “Машина һәм нефть, газ промыселлары җиһазлары” белгечлеге буенча тәмамлаган. 2002 елда Казан дәүләр финанс-икътисад институтын тәмамлап “Менеджмент” белгечлеге буенча диплом алган.

Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда автотранспорт предприятисендә механик буларак башлаган. Аннары төрле елларда электрчы, котельнялар буенча мастер, котельня башлыгы, энергоцех башлыгы, профсоюз комитеты рәисе, баш инженер, шәһәр һәм район башлыгы урынбасары булып эшләгән. 2002 елдан башлап “Татэнерго” ҖЧҖнең Бөгелмә электр челтәрләре директоры вазыйфасын башкарган.

Ул - Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International