Россия хоккей Федерациясе Президенты Владислав Третьяк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Ак Барс” хоккей командасының Континенталь хоккей лигасы чемпионатында җиңүе белән тәбрикләде

2010 елның 30 апреле, җомга
“Ак Барс” хоккей командасының Россиянең ачык чемпионаты – Континенталь хоккей лигасы чемпионатында җиңүе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән котлау телеграммасында болай диелгән:

“...Спортчыларның киеренке, батыр һәм матур уены илебезнең миллионлаган җанатарына шатлык һәм ләззәт хисләрен бүләк итә.

“Татнефть – Ак Барс” тренерлары һәм уенчыларының һөнәри осталыгы, менә дигән техника, команда рухы, җиңүгә омтылыш – спортчылар өчен генә түгел, үз эшендә уңышка ирешергә теләгән һәр кеше өчен үрнәк”.

Владислав Третьяк Россия хоккей Федерациясе исеменнән Татарстан Республикасына иминлек, чәчәк ату, яңа масштаблы проектлар һәм аларны тормышка ашыру, матур спорт матчларын, хоккейда яңа җиңүләр теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International