Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләрен тәбрикләде
2010 елның 30 апреле, җомга
Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык-2010» дигән X ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулуга багышланды. Анда олы кунак булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре катнаштылар.
Гала-концертта Казан һәм республикабызның башка шәһәр-районнарыннан 30га якын эстрада-вокал һәм хореография коллективы, аерым башкаручылар – барлыгы 400гә якын яшь талантлар чыгыш ясады. “Сугыш хатлары” композициясен тәкъдим иткән, Әлмәттәге “Настроение” үрнәк хореография ансамбле, “Ана җыры”н башкарган, Теләчедән Инсаф Бәдретдинов, Илназ Хәнәфиев, Илнат Фәрхуллин, “Фронтовая” хореографик композициясен күрсәткән, Казаннан “Дорога из города” бию театры студиясенең “Остров сокровищ” төркеме һәм башка коллективларның чыгышлары халыкта аеруча матур хисләр уятты. Концертны ТР атказанган артисты Дмитрий Платонов һәм Марина Михайлова алып барды.
Гала-концертта җиңүчеләр “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы көй”, “Иң яхшы җыр сүзләре” һәм “Видеоклип” номинацияләрендә билгеләнде. Фестивальдә катнашучыларны РФ һәм ТР халык артисткасы, Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Фестиваль лауреатларын котлаучылар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты, авыл хуҗалыгы сәясәте Комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасының иҗтимагый һәм дини оешмалар эшләре буенча Комитеты рәисе урынбасары Алла Кузьмина да бар иде.
Айрат Хәйруллин әйтеп үткәнчә, андый фествиаль Россиядә үткәрелми. Чара яшьләргә үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә, аларда Ватанга мәхәббәт хисен тәрбияли. Алла Кузьмина фикеренчә, фестиваль – Рсосиядә иң яхшы милли проект булып саналырга мөмкин. Олы кунаклар "Конферанс" номинациясендә җиңү яулаган, Теләче авылыннан 5 яшьлек Булат Котдусовка һәм Мөслим авылыннан 5 яшьлек Азат Латыйповка бүләкләрен тапшырды.
Зилә Вәлиева РФ мәдәният министры А.Авдеевның котлау юлламасын ирештерде һәм аны фестивальнең продюсеры Дмитрий Тумановка тапшырды. Үз котлау сүзләрен шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Юсуп Якупов һәм “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әйттеләр.
Фестивальгә килгән ветераннар исеменнән чыгыш ясаган, Вахитов районы ветераннары Советы рәисе Генрих Бердников сүзләренә караганда, сугышта катнашучылар батырлык кылганда, беренче чиратта, үз иле, үз Ватаны һәм җиңүне якынайту турында уйлаган. “Һәрберебез ул вакытта Ватан, ил язмышы өчен җаваплы булуыбызны тойдык. Монда бүген сугышта һәм тылда зур фидакарьлек күрсәткән ветераннар утыра. Алар ул вакытта зур батырлык күрсәтеп калмыйча, бүген дә ветераннар советында актив әгъза булып торалар, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә катнашалар. Менә шундый алар – безнең ветераннар”, - диде ул.
Фестиваль Гран-приларын җиңүчеләргә республика Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. “"Созвездие–Йолдызлык» республика фестивале - бүгенге эстрада сәнгате өлкәсендә республика өчен зур әһәмияткә ия булган зур чара. Ул сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга булышлык күрсәтү максатын күздә тота. Бүгенге гала-концерт Татарстан балаларына, ә хәзер инде Россия төбәкләрендә яшәүче балаларга да булышлык итәргә теләүче кешеләрнең бөек эш кылуын дәлилли. Ветераннар бүгенге һәм киләчәк буын белән чын рәвештә горурлана ала. Әлеге фестивальне оештырырга ярдәм иткән – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Сәләтле балаларның әти-әниләреннән, мөгаллимнәреннән башка да шундый фестиваль узмас иде”, - диде Премьер-министр.
“Созвездие-Йолдызлык-2010” фестиваленең вокал буенча Гран-приена Америка кино йолдызы Дженифер Лопес репертуарыннан “Номэамес” җырын башкаручы Лев Матвеев һәм Олеся Полищук лаек булды. Аларга кубок, диплом, йолдыз сертификаты һәм башка бүләкләр тапшырылды. Хореография буенча Гран-прига ия булган Менделеевскиның “Кристалл” эстрада биюе коллективына кубок, диплом, алтын кулон, дәүләт стипендиясе бирелде.
Иң яхшы балетмейстерлык эше өчен дипломны Казаннан Лилия һәм Айрат Бәһаветдиновлар алды. Иң яхшы мөгаллимнәргә “ТР атказанган мәдәният эшлелкесе” исемнәре бирелде. Гала-концерт фестивальдә катнашучыларның “Кояш дискотекасы” чыгышы белән тәмамланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз