Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: ветераннарның торак алулары өчен вазифаи затлар җаваплы, ветераннар алданырга тиеш түгел

2010 елның 3 мае, дүшәмбе
2005 елның 1нче мартына кадәр торакка мохтаҗлар исемлегенә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эшләре 9нчы майга кадәр төгәлләнергә тиеш. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә республикада файдалануга тапшырыла торган торакка багышланган иде. Чара гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды. Киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Президент чиратка баскан ветераннарның муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге чиновникларга теркәлгәнен искә төшерде. Ул 9нчы майга кадәр барлык ветераннарга да барып, аларның торак шартларының никадәр яхшырганын белешергә кирәклеген ассызыклады.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин башлангыч этапта 3830 ветеранның торакны ирекле базарда сатып алырга ниятләгәнен хәбәр итте. Ләкин, Марат Хөснуллин сүзләренчә, бу вариант шактый куркыныч, чөнки базарда тиешле күләмдә фатирлар юк, ә бәяләр арта бара.

Марат Хөснуллин район башлыкларына фатирларны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды яисә Баш инвестицион-төзелеш идарәсе аша сатып алырга киңәш итте.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт торак фонды программасы буенча ветераннар өчен 4825 фатир төзү каралган. Шул исәптән, 64 шәхси йорт һәм 116 күпфатирлы йорт. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе линиясе буенча 1712 фатир төзү каралган. Шуларның 1102се – 27 күпфатирлы йортта, шулай ук, 765 шәхси йорт та бар.

Үз чиратында, ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин 9нчы майдан соң Дәүләт торак фонды килешүләрне төзү эшен туктатачагын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 943 мең сумга (федераль субсидия нәкъ менә шул күләмдә бирелә) Дәүләт торак фонды да, Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дә ветераннарга сыйфатлы торак тәкъдим итә ала. Күпфатирлы йортларда бу – 39 квадрат метрлык фатир. Зуррак фатир алырга теләгән очракта бер квадрат метр өчен 23,5 мең сум түләргә туры киләчәк.

«9нчы майга кадәр без әзерлек эшләрен төгәлләргә тиеш. Безнең максат - килешү генә төзү түгел, без ветеранны, ул торакка күченгәнчегә кадәр, озатып барырга тиеш. Вазифаи затлар моның өчен җаваплы. Бу бик авыр мәсьәлә, һәм без аны үтәргә тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International