Рөстәм Миңнеханов: “Кризис чорында танылган 2 төрек компаниясенең Алабугага килүе зур вакыйга”

2010 елның 4 мае, сишәмбе
Татарстан белән Төркия арасындагы тугандаш дустанә мөнәсәбәтләрне икътисадый яссылыкка күчерергә кирәк. Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында Төркиянең ике компаниясе заводларына нигез ташы салу тантанасыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, узган елның февралендә Төркия Президенты Абдуллах Гөлнен рәсми визиты кысаларында Татарстанга сәфәре вакытында ике як өчен файдалы булган проектлар хакында сөйләшенгән. “Шунда билгеләнгән ике стратегик юнәлеш бүген чынга аша башлады – ике производствога нигез ташлары салынды”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Дөньякүләм танылган бу ике төрек компаниясенең Алабугага килүен - ул кризис чорында бик зур вакыйга, дип саный ТР Президенты. Аның белдерүенчә, бу чит ил инвестицияләренең Татарстан җиренә килүе башка чит ил инвестицияләренә дә юл ачарга тиеш. Р.Миңнеханов белдергәнчә, Төркия компанияләренең Россиядә инвестицияләр салу өчен берничә мәйданны сайлау мөмкинлеге булган. “Без Татарстанны сайлау турында зирәк карар кабул иткән Төркия җитәкчелегенә рәхмәтлебез, ди ул. Президент сүзләренә караганда, бу проектларның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы өчен Татарстан ягы да җаваплы. “Без барлык башлангычларда ярдәм итәргә әзер. Бер-беребезне яхшы аңлау проектларның уңышлы гамәлгә ашырылачагына шик уятмый”, - ди Президент. Рөстәм Миңнеханов ассызлаганча, дөньякүләм танылу алган мондый компанияләрне Татарстанга җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, яңа төр продукция җитештерү ягыннан да файдалы булачак.

Ике арадагы икътисади багланышларны үстерү мәсьәләсе Төркия Президенты белән очрашу вакытында да күтәреләчәк. Билгеле булганча, агымдагы елның 11-13 май көннәрендә РФ Президенты Дмитрий Медведевнең Төркиягә җавап визиты көтелә. Россия рәсми делегациясе составында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International