ТР Президенты: “Эре инвесторлар авыл хуҗалыгы үсешенең локомотивлары булып тора”

2010 елның 4 мае, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Алабуга, Мамадыш һәм Теләче районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Республика башлыгы Иске Җөри авылында “Татарстан ВАМИН” ААҖнең 1500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексында булды. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлыклар җитәкчеләре, РФ Дәүләт һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары, банк структуралары һәм ТР агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде.

ТР Президенты катнашындагы семинар–киңәшмәдә “Татарстан ВАМИН” ААҖнең 2009 елда һәм 2010 елның I кварталында башкарылган эшләренә анализ ясалды. Татарстанда дәүләт һәм шәхси инвесторлар ярдәме белән агросәнәгать кластеры формалашты, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Авылда инвесторлар икътисади мәсьәләләрне генә түгел, ә социаль бурычларны да хәл итә. Эре инвесторлар булмаган авылларда авыл хуҗалыгы еш кына түбән күрсәткечләргә ия була.

ТР Президенты республикада агросәнәгать комплексы үсешенә зур игътибар бирелде һәм биреләчәк дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, кызганычка каршы, дөньяви кризис икътисадның бөтен тармакларына, шулай ук авыл хуҗалыгына да йогынты ясады. Шулай да республикада авыл хуҗалыгын үстерү буенча эш дәвам итә.

“Татарстан ВАМИН” ААҖнең генераль директоры Вәгыйз Минһаҗев үз докладында агросәнәгать холдингы эшенә нәтиҗә ясады, аның структурасына гомуми мәйданы 450 мең га булган 27 агрофирма, 28 сөт комбинаты, 10 икмәк кабул итү һәм ашлык эшкәртү предприятиеләре, балык хуҗалыгы керә.

Аның сүзләренчә, 2000–2005 елларда компаниядә сөт сәнәгатен модернизацияләү буенча комплекслы программа гамәлгә ашырылган. Төрле хуҗалыклардан терлек, савым сыерлары санын арттыру һәм төзекләндерелгән комлексларны тулыландыру өчен 550 миллион сумлык 15,7 мең баш нәселле терлек сатып алынган. 2005–2009 елларда 9 млрд. сумнан артык 400гә якын чит ил һәм үзебездә җитештерелгән комбайннар, 100дән артык чәчү комплекслары, 1000 трактор һәм 500 автотранспорт сатып алынган.

ААҖ инвестицияләр кертелү нәтиҗәсендә, 2010 елның башында (2006 ел белән чагыштырганда) савым сыерларының баш саны 1,8 тапкыр, сөтнең еллык күләме 2,8 тапкыр артты, дип билгеләп үтте Вәгыйз Минһаҗев. 2010 елның 1 маена булган мәгълүматлар буенча компания көндәлек сөт күләмен 500 тоннага җиткергән, бу узган ел белән чагыштырганда 135 тоннага күбрәк, үсеш 36 процент тәшкил итә. 2010 елда сыерлар баш санын 75 мең башка, ә сөт җитештерү күләмен 1000 тоннага җиткерү бурыч булып тора.

“Татарстан ВАМИН” ААҖ аграрийлары 609 мең тонна ашлык җыеп алган, бу 2006 ел күрсәткечләреннән 3 тапкыр күбрәк. 2009 елда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 2,2 тапкыр артып 3,3 миллиард сум тәшкил иткән. 2009 елда сатылган продукциянең гомуми күләме – 16 млрд. сум. 2012 елда бу күрсәткечне 20 миллиард сумга җиткерү бурычы куелган.

Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрне шәрехләп, эре инвесторлар авыл хуҗалыгы үсешенең локомотивлары булып тора, дип билгеләп үтте.

Татарстан Президенты фикеренчә, безнең халык үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продуктлар белән тукланырга тиеш. Елдан-ел азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе актуальләшә.

Киңәшмә беткәч Марат Әхмәтов гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә республика чәчү кампаниясе экваторын үтте – 50 проценттан артык мәйданда чәчү эшләре төгәлләнде, диде. Язгы кыр эшләре оештырылган төстә яхшы бара, ә менә туфракның кибүе борчый – һәр көнне гектардан 60 тонна дым юкка чыга. Апрель аенда бары тик 6 мм яңгыр яуды. Көзге игеннәрнең 50 проценты үләргә мөмкин дип фаразлана.

Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле программалар буенча дәүләт ярдәме елына 6–7 миллиард сум тәшкил итә, дип сөйләде министр. Республикада сөт продукциясенә бәя күтәрү ихтыяҗы юк. Татарстанда тәүлегенә 4 мең тонна сөт җитештерелүен дә өстәп әйтергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International