Казанга Сочидан Россия Премьер-министры Владимир Путин килде – шушы вакытта аның самолеты “Казан” халыкара аэропортына төште.
Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Владимир Путинның Казанда Универсиада авылында, Көрәш сараенда булуы, Универсиаданың футбол стадионы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашуы көтелә. Шулай ук РФ Премьер-министры белән бүген ачыла торган яңа спорт объектлары арасында телекүпер оештырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Казан Кремлендә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың спорт объектлары һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше буенча киңәшмә уздырачак. Киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, РФ транспорт министры Игорь Левитин, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.